16+

Хезмәтләрен тулырак белсеннәр

Күренекле телче, ономастика галиме, публицист һәм шагыйрь Гомәр Фәез улы Саттаров иҗаты - күпсанлы гыйльми хезмәтләре, туган телебез турындагы көнүзәк актуаль публицистик язмалары, лирик пафослы шигырьләре киң жәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Яшел Үзән районының Мулла Иле гомуми төп белем бирү мәктәбендә күренекле галимнең эшчәнлеге һәм әдәби иҗаты буенча фәнни-гамәли конференция булып...

Бу конференция беренче ел гына үткәрелә, әмма, шуңа да карамастан, ул бик күп шәхесләрне берләштерде. Конференция «Кая барсам, кайда булсам да мин, Сагынып кайтам бишегем - Тау ягым» дигән исем астында уздырылды. Пленар утырышта чыгыш ясаучыларның һәркайсы укуларның югары дәрәҗәдә оештырылуын, оештыручыларның фәнни-гамәли укуларны әзерләүгә зур көч, тырышлык сарыф итүен билгеләп үтте.
Конференциядә Яшел Үзән шәһәре һәм районы буенча 33 укучы 3 секциягә бүленеп чыгыш ясады. Алар Гомәр Саттаровның иҗаты, Тау ягы галимнәренең татар теле һәм әдәбияты, тарих өлкәсендәге эшчәнлегенә багышланган темаларны күтәрделәр. Һәр укучы үзенең чыгышын бүгенге көн проблемалары белән бәйләп әзерләгән иде.
«Без авылдашыбыз, күренекле галим Гомәр Фәиз улы Саттаров белән бик горурланабыз. Ул безнең авылның гына түгел, бөтен Тау ягының, районыбызның, Татарстанның, гомумән, милләтнең горурлыгы. Гомәр Фәиз улы ономастика өлкәсендә фәнни эшчәнлекне башлап җибәрүче булды. Хәзер инде аның эшен дәвам итүчеләр бик күп. Бу конференцияне мәктәп укучылары аның хезмәтләрен тулырак белсеннәр дип үткәрергә булдык», - дип белдерде мәктәп директоры Фәнис Дамир улы Кәбиров.
Укучыларның эшенә филология фәннәре докторлары, КФУ профессорлары, Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләре бәя бирде. Гомәр Саттаров иҗатын үзләштерү балаларда үз туган теленә, тарихына мәхәббәт уята.
Укучылар фәнни-эзләнү эшләрендә Гомәр Саттаров эшчәнлегенең гаять күпкырлы, энциклопедик булуын исбатладылар. Ул - милләткә фидакарьләрчә хезмәт итүнең олы бер үрнәге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading