16+

Хиҗап урынына – косынка

Яңа уку елыннан белем бирү йортларында хиҗап киючеләр сирәгәер, ахры. Үз ихтыярлары белән түгел, билгеле, мәҗбүри рәвештә. Моңарчы имеш-мимеш буларак кына йөргән сүз акрынлап гамәлгә ашырыла: Казанның берничә мәктәбендә яулык ябуны рәсми рәвештә тыйдылар. Бу гамәлне хуплаучыларның уе бер - бала, нинди генә диндә булса да, мәктәптә бердәм формадан йөрергә...

Яңа уку елыннан белем бирү йортларында хиҗап киючеләр сирәгәер, ахры. Үз ихтыярлары белән түгел, билгеле, мәҗбүри рәвештә. Моңарчы имеш-мимеш буларак кына йөргән сүз акрынлап гамәлгә ашырыла: Казанның берничә мәктәбендә яулык ябуны рәсми рәвештә тыйдылар. Бу гамәлне хуплаучыларның уе бер - бала, нинди генә диндә булса да, мәктәптә бердәм формадан йөрергә тиеш.
13 нче рус-татар мәктәбендә ата-аналарны җыеп, яңа уку елыннан хиҗаптан йөрүнең тәртипне бозу булып саналачагын аңлатканнар. «Бездә хиҗап рәсми рәвештә тыелды. Артык кыйммәт булмаган мәктәп формасын керттек. Кызлар итәк-костюмнан йөри торган булачак. Хиҗап - бик четерекле мәсьәлә. Кеше факторы да бар бит әле. Безнең мәктәптә мөслимәләр шактый. Аларның дини хисләрен рәнҗетәсем килми. Шуңа күрә, кызларга косынкадан йөрергә рөхсәт бирдем», - дип сөйләде мәктәп директоры Сергей Овчинников.
Казанда «Милли тормыш һәм дин» дип аталган татар дин әһелләре форумы узуы турында язган идек инде. Саратов өлкәсе диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Сәйфетдинов закон чыгаручы органнарга уку йортларында хиҗапны тыюга каршы үтенеч язуы бирү тәкъдиме белән чыккан иде. Кызганыч, фикерне хәтта резолюциягә кертеп торуны да кирәк дип тапмаганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading