16+

Интернетта укытучыга ниләр бар?

«Мин гомеремнең 23 елын укытучылыкка багышладым, татар теле һәм әдәбияты, тарих фәннәрен укытам. Һаман бер балык башы булмасын, дип, дәрес программасына ел саен ниндидер яңалык кертергә тырышам. Элегрәк буш вакыт китапханәдә уза иде. Хәзер интернет заманы бит, мәгълүматны «пәрәвез»дән табу эшне дә җиңеләйтә. Тик менә татар телендә укытучыга файдалы материаллар...

Укучыбызның соравын «Белем.ру» порталы җитәкчесе Раил ГАТАУЛЛИНга бирдек.
«Минем татар телендә материаллар тәкъдим итүче башка интернет-ресурс хакында ишеткәнем юк. Безнең порталда мәгълүмат аз дигән сүз дөреслеккә туры килеп бетми. «Белем.ру» фәкать минем инициатива белән генә эшләп килә, шулай булуына карамастан, анда шактый мәгълүмат тупланган. Сайтта теркәлгән кеше үзенә файдалы материал тапмый калмас дип уйлыйм. Җаваплы кешеләр күбрәк булса, мөмкинлекләребез тагын да зуррак булыр иде, әлбәттә.
Без укытучылар белән дә һәрдаим аралашып торабыз. Алар җибәргән материалларны да эшкәртеп, төзәтәсен төзәтеп, сайтка урнаштырабыз. Мәгариф һәм фән министрлыгы белән төзелгән килешү нигезендә, «Белем.ру»да бастырылган фәнни хезмәтләр укытучыларның аттестациясе вакытында игътибарга алына. Димәк, күп кенә укытучыларның I категориягә ия булуында безнең өлеш тә бар.
Чаллы, Мөслим һәм Актаныш яклары безнең белән күптәннән хезмәттәшлек итә. Хәзер менә Казан да активлаша башлады. Ел саен үткәрелә торган «Белем җәүһәрләре» бәйгесендә дә катнашучылар артканнан-арта бара. Безнең порталга көненә тулаем алганда 800-1200 кеше керсә, «Белем.ру» битенә көненә 500ләп кеше күз сала», - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading