16+

Иске мәктәпләрне яңартырга булдылар

Бөтен республика буенча 154 гомуми урта белем бирү мәктәбендә быел капиталь төзекләндерү эшләре башланып китәчәк. Төгәл кайсы мәктәпләр икәнлеге инде тәгаен мәгълүм.

Иске мәктәпләрне яңартырга булдылар

Бөтен республика буенча 154 гомуми урта белем бирү мәктәбендә быел капиталь төзекләндерү эшләре башланып китәчәк. Төгәл кайсы мәктәпләр икәнлеге инде тәгаен мәгълүм.


2012 елда республика мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү эшләрен башлап җибәрергә планлаштыралар. Бу бөтен Татарстан мәктәпләрен колачласа да, иң күбе Казанда - 44 мәктәп. Аннан соңгы урыннарда Чаллы һәм Әгерҗе районнары килә, аларның һәрберсендә дә җидешәр гомуми урта белем бирү мәктәбен төзекләндерәчәкләр.
Бу өчьеллык программа моннан утыз елдан элегрәк төзелгән 780 мәктәпне колачлый. Быел, 1 миллиард 548,5 миллион сум акчага 154 мәктәпне төзекләндерергә җыеналар. Аларны төзекләндерү дигәндә, түбәндәгеләр игътибарга алына: түбәне һәм тәрәзәләрне алыштыру, эчке инженерлык коммуникацияләрен төзекләндерү, мәктәп алларын тәртипкә китерү.
ТР Президенты Р.Миңнеханов эшләрне инде бу елның маенда ук башларга кушты. Рәсмиләштерү, кәгазь эшләрен инде бүген үк җиренә җиткезеп әзерләп куярга җыеналар. Март аенда төзекләндерү, материаллар сатып алу өчен аванс акчалары күчереләчәк. Шул сәбәпле, капиталь төзекләндерү программасына эләккән мәктәпләрдәге укучылар язгы каникулсыз кала, аның каравы, укулар майга кадәр үк бетәчәк. Эшләр май, июнь, июль һәм август айларында барыр дип көтелә. Өлгертеп җиткерә алмасалар, төзекләндерү эшләре сентябрьне дә колачлаячак. Әгәр сентябрьдә мәктәптә укулар алып барылмаса, ул айдагы укыту программасы укучыларның көзге каникуллары вакытында үтеләчәк. Шул рәвешле, балалар көзге каникулларсыз да калырга мөмкин яки ул каникулларны башка вакытка күчерәчәкләр. Мәсәлән, Яңа ел бәйрәмнәренекенә. Президент бу үзгәрешләрне укучыларның ата-аналары белән киңәшләшеп кертергә кушты.
Шулай итеп, түбәләреннән су үтеп, тәрәзәләреннән җил кереп утыручы иске мәктәп биналары яңартылыр. Ниһаять, өстәгеләр дә мәгарифкә йөз белән борыла башлады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading