16+

Каз өмәсе

Халкыбызның хезмәт белән күңел ачу чараларын берләштергән, көз ахарында, кыш башында үткәрелә торган бәйрәменә бер үрнәк дәрес планы.

Каз өмәсе

Халкыбызның хезмәт белән күңел ачу чараларын берләштергән, көз ахарында, кыш башында үткәрелә торган бәйрәменә бер үрнәк дәрес планы.

Югары категорияле музыка укытучысы Златкина А.Д.
1 категорияле туган тел укытучысы Бәдретдинова Н.М.

Җиһазлар:
1.    Каз канатлары, күыклар.
2.    Каз түшкәләре (реквизит).
3.    Каз мамагы (йоны), каурыйлары.
4.    Көянтәләр,чиләкләр.

Катнашалар: 8-14 яшлек укучылар. Милли киемдә.

Алып баручы: Күмәк хезмәт, үен, көлке,
            Була каз өмәсендә,
            Кызлар-егетләр җыела,
            Зур шатлык һәммәсенә,
            Үкенерсез, килмәсәгез,
            Кызык булачак монда.
            Җырлар, биюләр өзелмәс,
            Шатлык өстәр гармун да.
            Җәйлхр үтте, көзләр җитте,
            Бик симергән казларым.
            Каз йолкыйлар тиңдәшләрем,        
            Күрше-тирә кызларым.
Озын өстәлнең  ике ягына тезелеп кызлар утырганнар. Кулларында йолкынган казлар: бер савыытта (казанда) пешкән казлар бар. Өстәелдә каз каурыйлары, канатлары. Кызлар, утырган урыннарында каз йолкуларын дәвам итеп, җырлыйлар:
            Каз канатларын йолкыйбыз,
            Без эшне яратабыз!
            Җырлап-көлеп, уйнап-биеп,
            Күңелләр юатабыз.
            Каз бәлеше тәмле пешә
            Кызыл кирпеч мичләрдә,
            Серләшәбез, сайрашабыз
            Бу күңелле кичләрдә.

“Каз канаты” биюе башкарыла.

1 кыз: Кызлар, инде иңешкә төшеп, казларны юарга кирәк булыр (кызлар, йолкыган казларын кулларына тотып, тезелешеп, җырлый-җырлый чыгып китәләр).
2 кыз: (тәрәзәдән карап):
Кулларында чиләкләре,
Чиләкләрендә казлары.
Дулкынланып, янып пешеп,
Эшли өмә кызлары.

“Чума үрдәк, чума каз” җыры:
                Чума үрдәк, чума каз,
                Агым суны ярата шул, ярата.
                Чупырдашып алар суда
Дулкыннарын тарата шул, тарата.
                Чума үрдәк, чума каз,
                Алар шулай коена шул, коена.
                Күк йөзендә алсу кояш – 
                Аннан нурлар коела шул, коела.
                Чума үрдәк, чума каз,
                Канатларын кагына шул, кагына.
1 кыз: Син малайларны чакырдыңмы?
2 кыз: Юк әле.
3 кыз: Хәзер Руслан килергә тиеш. Аны әйтеп җибәрербез әле.
2 кыз: Әнә Руслан да килә. (Руслан килеп тәрәзәгә чиертә. Ул бик кечкенә. Аның чалбар балакларын эт талап, ерткалап бетергән. Якында гына эт өргәне дә ишетелә).
1 кыз: Руслан, зинһар, егетләрне чакырып кил әле.
Руслан: Ярый, хәзер.
“Каз канаты” көе ишетелә. Кызлар казларны юып кайтып кмләләр, керәләр. “Каз канаты” җыры:
                Каз канаты кат-кат була,
                Ир канаты ат була;
Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,
Сөйгән ярын ят була.
Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый,
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый.
Каз канаты ап-ак була,
Ир канаты ат була;
Чит җирләрдә йөргән чакта,
Бик сагынган чак була.
3 кыз: Кызлар, егетләргә сатарга икешәр канат алыгыз. Егетләр бусага хакы түләмәсәләр, сөлге белән кыйнарбыз.
1 кыз: Үпкәләп, кайтып китмәсләрме?
3 кыз: Юк, никадәр нык суксан, шулкадәр малайларның күңеле була (Урамнан егетлзрнең гармун уйнап, “Дүдәк-дүдәк” җырлап килгәннәре ишетелә).
1 кыз: Карагыз әле, теге хәчтерүшләр нәрсә дип җырлыйлар:
                Тәрәзәдән карыйсыз ла,
                Карап кемне таныйсыз?
2 кыз:     Карап тилмереп торганчы,
                Ник чакырып алмыйсыз?
3 кыз:      Масаеп йөрмәгез әле,
                Уйлагыз керү ягын.
                Ишекне бикләп куярбыз,
                Шундый сүз булса тагын.
1 кыз:     Егет сиңа ни кирәк?
Егет:        Пешкән, симез кыз кирәк!
                Юк ла, симез каз кирәк!
                Тагын матур кыз кирәк!
2 кыз:      Каз казанга төшмәгән,
Бергә:     Егет үзе пешмәгән.
1 кыз:     Канат сатабыз, канат
                Ап-агын сайлап, карап.
2 кыз:      Кемгә кирәк – алыгыз,
                Барма акча ярыгыз?
Егетләр бергә: Бар, акча җитә!
3 кыз:     Канат сатабыз, канат
               Яхшысын карап, сайлап!
2 кыз:     Егет булсаң, канат ал,
                Бер алтын чыгырып сал!
Егетләр: Кыйммәт икән бер алтын!
                Канатлары сездә калсын. (Борылалар).
1 кыз:      Егет саран булмасын,
                Акча  жәлләп тормасын!
(Кызлар канатларын сатып биреп, егетләрне өйгә кертеп җибәрәләр).
“Әнисә” җыры:
                Тыпыр-тыпыр биергә,
                Тимер идәннәр кирәк;
                Тимер идәннәр өстенә
                Хәтфә паласлар кирәк.

                Хәтфә паласлар өстенә
                Имән өстәлләр кирәк;
                Имән өстәлләр өстенә
                Көмеш табаклар кирәк.

                Көмеш табаклар өстенә
                Хөрмә-җимешләр кирәк;
                Хөрмә-җимешләр ашарга
                Алтын кашыклар кирәк.
                
                Алтын кашыклар тотарга
                Кара кашлы кыз кирәк;
                Кара кашлы кыз каршына
                Батыр егетләр кирәк.

Бергә:     Канат сату кызык уен
                Каз өмәсендә була.
                Таныштыра, дуслаштыра
                Яшҗләрне иске йола.

Җыр:       Каз канаты каурый-каурый,
                Хатлар язарга ярый,
                Уйнамагач та көлмәгәч,
                Бу дөнья нигә ярый.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading