16+

Казанда татарча физик тәрбия бирәләр

Казанның 162нче балалар бакчасы кечкенәдән үк сабыйларны югары уку йорты белән таныштырырга булган. Алар Казан педагогия көллияте һәм Виталий Тимирясов исемендәге «Казан инновацион университеты» белән үзара хезмәттәшлек итү турында шартнамә төзегәннәр.

Казанда татарча физик тәрбия бирәләр

Казанның 162нче балалар бакчасы кечкенәдән үк сабыйларны югары уку йорты белән таныштырырга булган. Алар Казан педагогия көллияте һәм Виталий Тимирясов исемендәге «Казан инновацион университеты» белән үзара хезмәттәшлек итү турында шартнамә төзегәннәр.

Хәзер уку йорты галимнәре балалар бакчасында еш кунак. Әле күптән түгел генә уртак хезмәттәш­лек нәтиҗәсендә «Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча мәктәпкәчә яшьтәге балаларга физик тәрбия биргәндә ике дәүләт телен өйрәтүнең яңа алымнарын куллану» һәм «Балаларга физик тәрбия бирүдә интегратив якын килү» дигән темаларга кызыклы оч­рашулар узган.
162нче балалар бакчасында өлкән тәрбияче Рузилә Абдуллина әйтүенчә, аларның мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шәһәр күләмендә ресурс үзәге статусы алган.

- Педагогия көллияте, Казан инновация университеты белән берлектә узган чаралар вакытында эш тәҗ­рибәсе уртаклашабыз, педагогик эшчәнлектә яңа технологияләр, алымнар хакында булачак белгечләр белән фикер алышабыз. Әйтик, соңгы чараларның берсендә укыту методик комплекты авторы, Казан инновация университетының Чаллы филиалы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Зифа Зарипованың методик киңәшләре бик файдалы булды. Казан педагогия көллиятенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнүрә Шәйдуллина да үзенең кызыклы фикерләрен җиткерде, - ди тәрбияче.

«Чулпан» балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе Надия Вәлиева, музыка җитәкчесе Ания Өметбаева, физик инструктор Альбина Сабирова төркем тәрбиячеләре белән берлектә бәйрәмнәрне, эшчәнлекләрен саф татар телендә алып баралар. Балаларга зәвык тәрбиясе би­рү дә сәламәтлекне ныгыту күнекмәләре дә ана телендә аңлатыла. Шулай ук Идел буе халыкларының фольклорын өйрәнү белән мәшгульләр. Чарага килгән кунакларның да татар телендә тәрбия һәм белем бирүче мондый бакча белән Казан шәһәрендә беренче тапкыр очрашулары икән. Бакча мөдире Рәсимә Вәлиева фикеренчә, бары балалар, әти-­әниләр, тәрбиячеләр белән бердәм эшләү нәтиҗәсендә генә милли мохит тудырып була. Шуңа да балалар бакчасында һәр чарада диярлек ата-аналар да актив катнаша, балаларның сәләтләрен үстерүдә тәрбиячеләр белән киңәшләшеп эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading