16+

Казандагы «Вертолет сыйныфы»н тәмамлаган укучылар илнең теләсә кайсы вузына укырга керә ала

Кайчандыр гуманитар юнәлештә белем биргән Казанның 8нче гимназиясе хәзер булачак инженерларга исәп тота. Инженерларның да ниндиләре генә әле: турыдан-туры заводта вертолет төзи алганнары!

Казандагы «Вертолет сыйныфы»н тәмамлаган укучылар илнең теләсә кайсы вузына укырга керә ала

Кайчандыр гуманитар юнәлештә белем биргән Казанның 8нче гимназиясе хәзер булачак инженерларга исәп тота. Инженерларның да ниндиләре генә әле: турыдан-туры заводта вертолет төзи алганнары!

Беренче карашка гимназиядә гап-гади балалар укый. Белем йорты да башкалардан әллә ни аерылмый, ләкин Казан вертолет заводының генераль директоры Вадим Лигай нәкъ менә бу уку йортына зур өметләр баглый. Ни өченме? Моннан сигез ел элек ул гимназиядә «вертолет сыйныфы»н ачып җибәрә. Бирегә укучыларны IX сыйныфтан соң тапшырылган имтиханнары нәтиҗәсендә кабул итәләр. Төп игътибар, әлбәттә, математика белән физикага бирелә.

Вадим Лигай завод җитәкчесе булгач, кадрлар кытлыгына юлыга. Олы яшьтәге тәҗрибәле белгечләрне алмаштырырлык яшьләр җитми. ­Булганнарының да белем дәрәҗәсе хәтта мәктәп программасын тартмый. Кай­чандыр үзе дә заводта инженер-конструктор, технолог булып эшләгән Вадим Лигай югары дәрәҗәдәге белгечләрне мәктәптән үк әзерләргә кирәклеген шул вакытта аңлый.
- Вадим Александрович безнең гимназиягә шундый тәкъдим белән килгәндә, мин мәктәп директоры булып әле яңа гына эшли башлаган идем. Аның бу тәкъдимен сөенеп кабул иттек. Булачак инженерларны әзерләү уен эш түгел. Физика, математика фәннәренең сәгатьләрен арттырдык. Хәзер безнең мәктәп районда БДИ нәтиҗәләре буенча әлеге фәннәрдән алдынгы урында тора, - ди Марина Пичугина.

«Вертолет сыйныфы»ның беренче чыгарылышы 2012 елда була. 28 укучыдан 18е Казан авиация институтына (КНИТУ-­КАИ) укырга керә. Шуларның бишесе хәзерге вакытта инде Казан вертолет заводында эшли.

- Бер караганда, биш кеше бик аз сыман, ләкин бу - яхшы күрсәткеч. «Вертолет сыйныфы»н тәмамлаган бер генә укучыбыз да югалып калмады. Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендәге иң яхшы уку йортларында белем алалар. Вертолет заводына эшкә керү шулай ук җиңелләрдән түгел. Эшкә тотынганчы, яшь белгечләрне бик җентекләп тикшерәләр, зур конкурс үткәрәләр, - диде Марина Пичугина.


Марина Пичугина укучыларга химия дәресе бирә.

«Вертолет сыйныфы»н тәмамлаган укучылар илнең теләсә кайсы вузына укырга керә ала. Ә тормыш­ларын инженер һөнәре белән бәйләргә теләүчеләргә вертолет заводы төрле яктан ярдәм итә. Әйтик, КАИга укырга кергән һәр студентка генераль директор үз куллары белән ноутбук тапшыра. Вуз тәмамлаган белгеч исә заводта эш белән тәэмин ителә. Укучылар өчен чыгарылыш кичәсен дә Вадим Лигай вертолет заводы цехында оештыра. Өлгергәнлек аттестаты да аларга республиканың иң дәрәҗәле белгечләре алдында тапшырыла.

Гимназиядә белем бирү практик дәресләр белән үрелеп бара. Дәресләрнең иң кызык, иң мәгълүматлы өлеше дә вертолет заводында башлана. XI сыйныф укучысы Арина Перевезенсева да заводта узган дәрестән соң вертолетларга гашыйк булган. Киләчәген инженер һөнәре белән бәйләргә ниятли кыз.

- Мин кая укырга керергә дип озак уйладым. Ахыр чиктә имтихан өчен физиканы сайладым. Башка сыйныфлар белән чагыштырганда, бездә укуы кызыграк. Хәзерге вакытта максатчан рәвештә КАИга укырга керергә җыенам. Заводта иң ошаганы конструкторлык бюросына экскурсия булды. Кызык бит: безнең күз алдыбызда өр-яңа вертолетлар уйлап чыгаралар! Бөтен дөньяда киң кулланышта булган «Ансат» вертолеты да монда «туган». Киләчәктә үземнең дә яңа вертолетлар уйлап табасым килә, - ди Арина.

Вертолетта очып карамаган кеше яхшы инженер була алмый. Арина да сыйныфташы Николай Хаҗиев белән заводта Ми-17 вертолет тренажерында очу нигезләрен өйрәнә.
- Мин андый ук хисләр кичерермен дип уйламадым. Тренажер гына булса да, үзеңне чын вертолет йөрткән кебек хис итәсең. Биредә бар әйбер дә чын вертолетныкы кебек эшләнгән, - ди Арина.
Арина белән Николай үзлә­рен бары тик тәҗрибәле белгечләр өчен генә оештырыла торган «Технопрорыв» бәйгесендә дә сынап карарга өлгергән.

Николай Хаҗиев белән Арина Перевезенсева.

- Биредә вертолет заводының иң яхшы белгечләре катнашты. Командаларга бүленеп, идеаль оешма уйлап чыгардык. Заводта эшләүче белгечләр белән өч көн дәвамында аралашу инженер булырга дигән максатымны тагын да ныгытты, - ди Николай.

Башка мәктәпләрдә сызым дәресләре бетерелгән вакытта «вертолет сыйныфы»нда ул төп фәннәрнең берсе буларак укытыла. «Компьютерда вертолет сызымнарын ясаганчы, башта үзеңне кәгазьдә сынап карарга кирәк», - диләр укучылар. Бу тәҗрибә аларга КАИда белем алганда да ярдәм итә. Институтта уку, нигездә, шул сызымнардан тора да бит инде. Югары белем алганда, «вертолет сыйныфы» укучыларына завод стипендия­не үзе түли.

Гомумән, «вертолет сыйныфы» - заводның киләчәккә юнәлтелгән иң уңышлы проектларының берсе. Һәр укучы Вадим Лигайны үз остазы буларак кабул итә, аның кебек булырга тырыша. Җитәкче дә балаларга игътибарын кызганмый. Белем көне, Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре Вадим Лигайдан башка узмый.



Автор фотолары


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading