16+

Куанычлы ачыш

Укырга омтылган яшьләрне күргәч, ирексездән, үземнең дә институтка кереп йөргән чаклар искә төшә. Дөрес, югары уку йортында укырга мөмкинлек биргән сынау диңгезен мин үзем тыныч йөзеп чыктым.

Куанычлы ачыш

Укырга омтылган яшьләрне күргәч, ирексездән, үземнең дә институтка кереп йөргән чаклар искә төшә. Дөрес, югары уку йортында укырга мөмкинлек биргән сынау диңгезен мин үзем тыныч йөзеп чыктым.

Ят җирдә, ят телдә имтиханнар тапшырсам да каушамавым - безнең белән чиләнгән мөгаллимнәребезнең тырышлыгы нәтиҗәсе иде, әлбәттә. Төпле белем бирү белән бергә, алар безне төрле дәрәҗәдә уздырылган олимпиадаларда катнаштырырга тырышалар иде. КАИны да мин Казанга республика олимпиадасына килгәч сайладым.
Институтка керү имтиханнарын тапшырырга килүгә, яңа дөнья белән очраштым. Бар да гаҗәп иде. Яңа кешеләр һәм, гомумән, яңа дөнья иде бу. Биниһая зур илнең кайсы төбәкләреннән генә җыелмаганнар иде данлыклы уку йортына. Казанны бөтен Союз белә икән ләбаса! Тулай торактагы бүлмәбездә дә, танышкач, дүртебезнең дүрт яктан булуыбыз ачыкланды. Әле бер иптәшебез әнисе белән килгән иде. Бусы мине отыры гаҗәпләндерде. Бездә моны күрсәләр... И-һи, буйга үскән егетнең әнисе итәгенә тагылып йөрүен белсәләрме... Һичшиксез, аны җир тишегенә кертердәй итеп, ачы көләрләр иде безнең малайлар. Хәер, бүлмәбездә канәгатьсез сүз ишетелмәде, киресенчә, уңайга үзгәрде фикеребез: иртә-кич чәй әзерләп, бүлмәдә тәртип тотуны үз кулына алды ич хуҗабикәбез. Алга китеп әйтим, аның малае бу факультет бәйгесеннән узарлык балл җыя алмады, әмма төшеп калмады. Мөгаен, әнисе киңәш биргәндер: гаризасын түбәнрәк балл яраган икенче факультетка үзгәртеп язып, студент булды.
Беренче көнне үткәрелгән математика буенча язма имтиханында ук «икеле» алучылар байтак булды. Тулай торакның без урнашкан өченче катында да шактый күренде андый бәхетсезләр. Билгеләр язылган кәгазь кабул итү комиссиясе ишегенә эленгән көнне өченче катыбыз тынып калды. Кичкә таба гына коридорда ниндидер көньяк республика егетләре төркеме гөрләп йөрде. Икенче көнне кич шуларның берсе, мине эзләп, бүлмәбезгә килеп кермәсенме!
Билгене гадел куймаганнар, дип, институт башлыгының үзенә үк барып җиткән бу. Ректор кабул итү комиссиясе рәисен чакырткан һәм җыйнаулашып безнең эшләрне караганнар. Егетнең кызыл каләм белән куелган сорау билгеләре мыжлап торган җавапларын күргәч, сүзсез дә аңлашыла, дип, җитәкче абзый аны борып чыгарырга теләгән. Әмма теге үзенең җитешсезлекләрен бүтән милләт вәкиле булуы белән аңлатып карышкан. Шунда, татар авылы мәктәбендә укыган кешенеке дип минем җавапларны күрсәтеп, теге союздаш республика вәкиленең авызын томалаганнар.
Ректораттан кайтышлый аптырап кергән икән минем янга. Мин аңа мәсьәләсенең чишелеш серләрен күрсәткәч, ул:
- Ничек болай җиңел генә чишәсең соң син шундый катлаулы мәсьәләне?- диде, исе китеп.
- Бездә математиканы Нера Ахметовна үзе укытты бит! - дидем мин шулчак аңа.
Ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты мөгаллимәбез исеме. Безнең авыл мәктәбе укытучысын бу ят егет белми, әлбәттә. Ә бит чыны - шул!
Техник вузга керсәк тә, рус теленнән дә имтихан бирергә тиеш идек әле без. Мине таң калдырган тагын бер көтелмәгән хәл булды шунда. Милли мәктәпләрдә белем алган абитуриентларны изложение язарга бүтән аудиториягә чакырдылар. Әлеге бүлмә янына килсәм, ишек төбендә шактый гына кеше җыелган һәм алар, ни күрим, рәхәтләнеп русча сөйләшәләр иде. Менә сиңа бүтән милләт мәктәбе укучылары! Соңыннан белдем, союздаш республика вәкилләре башка телдә укыган булып исәпләнәләр икән. Әлбәттә, алар шәһәрнекеләр һәм рус телен яхшы өйрәнгәннәр... Шунда берсе бу фәннән кемнең нинди билгеләргә укуын сорашып чыкты. Ул аны, шаяртып, кызык өчен генә сорашты кебек үзе. Минем билгеләрне ишеткәч, сине алгы урынга утыртабыз, диде. Һәм шулай килеп чыкты да. Мин кергәндә, бүтән урыннар калмаган иде инде, беренче өстәлгә утырырга туры килде. Имтихан алучы текстны укып чыкты да, тәмәке тартып керәм, дип, бүлмәдән чыгып киткән иде, бер сәгатьтән артык югалып торды. Дөрес, бу сынау билгесе бәйгедә исәпкә алынмый, шулай да «икеле» алу да килешми. Булдыра алганча тырыштым. Алда утыруның үзенчәлеге шул икән: күбесе мөстәкыйль язасы изложениесен миннән күчереп алды. Төрлесе төрлечә, билгеле. Кайсысы аерым сүзләрнең язылышын сораша-сораша теңкәмә тиде, кайсысы язмамның теге-яки бу өлешен күрсәтүемне үтенде, кайсысы турыдан-туры күчереп язды... Мондый әрсезлекне дә тәүге тапкыр очратуым иде әле минем.
Имтиханнан чыккач, теге егет мине куып җитте дә:
- Син үзең русча начар сөйләшәсең, ә изложениене шәп яздың һәм мәгънәле итеп! - дип, язмам белән соклануын белдерде.
Тагын шунысы истә калган. Тулай торакта бергә яшәгән бүлмәдәшләрем белән дусларча җылы аерылыштык. Югыйсә, танышу авыр барды. Мин - авылдан, ә күршеләрем - зур-зур шәһәрләрдән килгән ыспай-матур киенгән егетләр. Шуңа өстәп, коточкыч акцентым да мине кызарта, иркен аралашырга аяк чала бит әле. Хәер, беренче имтихан билгесе беленүгә, мин үземә булган карашларының үзгәрүен сиздем. Киемгә карап каршы алсалар, белем-акылга карап озаталар, дигәннәрме әле...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading