16+

Менә шундый лагерь

Республикабызның һәрбер шәһәр һәм авыл мәктәбендә июньдә җәйге лагерьлар эшләде. Без дә аларның берсендә Балтач районы, Арбор төп гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан «Дуслык» лагеренда булып кайттык.

Менә шундый лагерь

Республикабызның һәрбер шәһәр һәм авыл мәктәбендә июньдә җәйге лагерьлар эшләде. Без дә аларның берсендә Балтач районы, Арбор төп гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан «Дуслык» лагеренда булып кайттык.

«Дуслык»та - тормыш дәресләре

«Яңгыр яуса ява бирсен», - дип, табигатьнең быелгы кыланмышларына исләре дә китми яшиләр. Һәр иртәне зарядкадан башлыйлар. Аннары тәмле ризык белән сыйланалар. Һәр көнне нинди дә булса кызыклы һәм мавыктыргыч чара көтеп тора. Беркөнне, «Чишмә нәрсә дип челтери?» дигән КВН үткәреп, Табигать телен аңларга өйрәнсәләр, икенче көнне шул темага рәсем конкурсы уздырганнар. Кызыл төс көне, Хыяллар бәйрәме, Көлке көне, хәтта Киреләр көнен дә үткәргәннәр. Хезмәт десанты да төшергәннәр, лагерьның батырларын һәм матурларын да сайлаганар. Шахмат-шашка ярышлары башлыларны ачыклаган. Стена газетасы чыгарып, шигырьләр дә язып, талантларын барлаганнар. Ә инде футболны яңгыр яумаган һәр көнне уйнаганнар. Хәтта беркөнне, кызык булсын дип, битлек киеп тә типкәннәр тупны. Бөтен дөньяның атаклы футболчылары Казаныбызга Конфедерация Кубогына җыелганда, Арбор малайлары гына читтә кала алмый бит инде. Кармак алып балыкка да барганнар. Бу хакта балалар, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, үзләре сөйләде. Ә өлкәннәр әлеге ялга яңа төсмер, мәгънә өстәде.

- Каникул булса да, балаларның китаплар белән арасын өзмәскә тырышабыз. Хәтта табигатькә сәяхәткә чыкканда да, биштәрләргә яраткан китапларын салабыз, - ди лагерьның вожатые, инглиз теле укытучысы Әнисә Һадиева. - Беркөнне чишмә буенда шагыйрә Йолдызның «Аппак белән Шапшак» дигән яңа китабын кызыксынып укыган идек, ә берничә көннән ул үзе кунакка килде. Вәт сюрприз булды бу! Бер дә уйламаган-көтмәгәндә, дәреслекләрдән шигырьләрен ятлаган шагыйрә үзе килсен әле. Җитмәсә, буш кул белән дә түгел, күчтәнәчкә яңа китабын алып. «Җырлап яшәгез!» дип, култамгасын куеп калдырды. Билгеле инде, балалар бу очрашуның мизгелен дә әрәм итми, фотога төшереп бардылар.

- «Авыл балаларына лагерь нигә кирәк, йокылары туйганчы йокласыннар шунда, ял итсеннәр, каникул бит», - диючеләр дә очрый, - ди «Дуслык»ның директоры Илфар Әүһадиев. - Мин андыйлар белән килешмим. Авылда да әти-әниләр көне буе эштә: балалар өйдә күбесе үзләре генә, ярый ла ул әби-бабай булса... Алар бит әле башлангыч сыйныфта гына укыйлар, ә кечкенә, тәҗрибәсе аз булган кешене куркынычлар сагалап кына тора. Кыен хәлдә калсалар, кем ярдәм итәр? Ә болай күз-колак та бар, тамаклары да тук. Ә иң мөһиме: әдәп-әхлак, табигатьне сакларга, гомумән, тормыш дәресләренә өйрәтәбез. Биеп-җырлап, уйнап-көлеп, балачакның кадерен белеп, чын кешеләр булып үссеннәр. Аннары уку елы дәвамында балаларны тәрбияләргә укытучының артык вакыты да юк ич. Ул программа артыннан куа. Ә менә мондый лагерьларда бу мөһим эш өчен шартлар да, вакыт та җитәрлек. Тагын шунысы да бар, балалар да, өлкәннәр дә үзебезнеке, танышып-дуслашып торасы да юк.

Лагерь-мәктәп бик матур урынга урнашкан, шәһәр янындагылардан һич ким түгел, ишегалды чәчәк бакчасы төсле. Монда киләсең генә килеп торуы гаҗәпмени?! Җитмәсә, берсеннән-берсе кызыклы чаралар, сәяхәтләр көтеп торганда. Аннары бу күңелле көннәр уку елы җиткәч, иншалар булып, дәфтәрләргә язылыр, «4»ле-«5»леләргә әйләнеп, көндәлекләрне бизәр.

Монысы әле соңрак. Ә иртәгә аларны Карадуганга кызыклы сәяхәт көтә.

Күмәч куакта үсми

Карадуган авылы республикабызда җиһазлар фабрикасы һәм Себер тракты музее белән билгеле. Әйе, бу яклар җаннары ирек сөйгән тоткыннарның зонҗыр чыңнарын яхшы хәтерли. Патшага каршы күтәрелгән Пушкин дуслары декабристларны да шул юлдан сөргенгә озатканнар. Музейда бу хакта бай мәгълүмат саклана. Патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган почмак та батырлыкка өйрәтә.

- Ләкин балачакны тарихның андый кара яклары: сугышлары, сөргеннәре белән генә түгел, ә бабаларыбызның тырышлыгы-булганлыгы белән дә таныштырасыбыз килде, - ди әлеге музейның директоры, үзе дә биш бала әнисе Фирая Зыятдинова. - Шуңа җәйге айларда кызыклы яңа программа башлап җибәрдек. Хәзер шәһәрнекләр генә түгел, авылда җиргә басып үскән балалар да ипинең нинди озын юллар үтеп, өстәлгә килүен белмиләр ич. Кибеттән алып кына кайталар дип уйлыйлар, ә бу икмәккә карата кадер-хөрмәтне дә киметә.

Ә ул чынлап та кызыклы, файдалы һәм бик вакытлы булырга охшап тора. Музейның ишегалдында - ашлык көлтәләре, урак, чабагач, тегермән ташы, ярма, көрпә салынган савытлар, җилпуч белән он куелган өстәл. Ипи көрәге дә шунда гына, тарихтан истәлек булып тора. Ә иң түрдәге өстәлдә - ак ашъяулыкка төрелгән табын күрке - ипи. Гадәттә, музейлардагы экспонатларга кул белән кагылырга рөхсәт ителми, ә монда тегермән ташын рәхәтләнеп әйләндер.

- Ләкин малайларның үзләренең генә көче бик җитми. Экран каршында үсәләр шул, буыннары сыеграк, - ди директор, уфтанып.

Шуңа аларны, бераз булса да, җиргә бәйләргә уйлаганнар да инде. Бу сәяхәт кызыклы гына түгел, тәмле дә әле. Иң азактан балалар тәмле ипигә кайнатма ягып, кайнар самавырдан чәй эчәләр. Берәү дә, ялгышып та, ипи кисәген калдырмый икән. Әллә тәмле булганга, әллә ерактан килеп тамаклары ачканга, әллә инде аңа табынга менгәнче күп кешенең хезмәте кергәнне белгәнгә. Әлеге проектны оештырып, район балаларын үзләренә тарихка кунакка чакырган музей хезмәткәрләренең нәкъ менә соңгысына ышанасылары килә.

Ә җәйге каникул мондый сәяхәтләр, очрашулар өчен менә дигән вакыт. Җитмәсә, алда әле аның кызыктырып-ымсындырып торган җиләкле-чәчәкле тагын ике ае бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading