Август киңәшмәсендә катнашкан җитәкчеләр мәгариф өлкәсендә үрнәк район буларак Мөслимне атадылар. Чараның биредә үткәрелүе дә шуңа ишарәли. Район башлыгы Рамил Муллин да үсешне мәгариф тармагында күрә.
- Балачактан алынган тәрбияне бөтен дөнья да үзгәртә алмаячак, - дип, Ризаэддин Фәхретдин сүзләре белән башлап җибәрде чыгышын район җитәкчесе. - Мөслим белем һәм тәрбия үзәге булырга тиеш. Шул максаттан без балаларны хезмәт белән тәрбиялибез. «Чиста Мөслим» проекты укучыларга экологик дәрес бирә. «Сәламәт Мөслим» проекты кысаларында медицина гына түгел, спорт мәйданчыклары да сафка бастырыла. Ә Сабантуй бәйрәмнәрен бездә балалар оештыра. Һәр мәктәп музеенда районыбыз горурланырлык тарих саклана. Мөслимдәге чисталык-пөхтәлек балаларны кечкенәдән матурлыкны күрергә өйрәтә.
Мәктәпләргә психологлар җитми
Энгель Фәттахов мәктәпләрнең дүрттән бер өлешендә балалар белән эшләүче психологлар җитми дип тә белдерде. Алабуга районының «Шанс» психологик-педагогик һәм медицина-социаль үзәге директоры Светлана Корочкина да чыгышында бу кытлыкка басым ясады.
- Республикада психологик һәм психик тайпылышлары булган балалар саны ел саен арта. Барлык мәктәпләрдә дә профессиональ психологлар юк. Табиблар безгә астма, шикәр авыруы, невроз кебек психо-соматик авырулар белән интегүче балаларны да алып килә. Без колак авырткач хирургка бармыйбыз бит, лорга мөрәҗәгать итәбез. Мәктәптә психологлар белән дә шул ук хәл. Бала көн дәвамында аның белемнәрен бәяләүче укытучысы алдында күңелендәгесен ачып сала алмый, кыенсына. Бу эшне укытучы түгел, психолог башкарырга тиеш, - диде ул. Аннан Президентка: «Барлык психологик тайпылышлар балачактан башлана. Олы проблемалар бала вакытта чишелмәгән кечкенә проблемалардан туа. Рухи яктан сәламәт, бәхетле балалар үстерү өчен мәктәпләргә психологлар кирәк», - дип мөрәҗәгать итте.
Киңәшмәдән һәр район мәгариф идарәсе вәкилләре яңа машинада кайтып китте. Татарстан Президенты аларга 45 җиңел машина тапшырды. 14 район балаларны йөртү өчен микроавтобуслы булды.
Сүз уңаеннан
- Киләсе елга республикада 7 балалар бакчасы төзеләчәк. 2016 елда мәктәпләрдә капиталь ремонт программасы төгәлләнде, хәзер балалар бакчаларына капиталь ремонт программасы гамәлгә керәчәк.
- Укытучыларга бирелгән 17 500 ноутбук яңартылачак.
- Республика Россия күләмендә WorldSkills буенча икенче урында бара. Быел безнең студентлар Россия чемпионатында 13 алтын, 8 көмеш, 5 бронза, 7 «осталык» медальләре яулады. Әбу-Дабида узачак дөнья чемпионатында 8 укучыбыз катнаша.
- Бөгелмә - районнар арасында белем бирү өлкәсендә беренче урында.
Комментарийлар