16+

«Мин туган телемдә сөйләшәм»

19 февраль көнне КФУның Филология һәм сәнгать институтында Абитуриентлар көне үткәрелде.

«Мин туган телемдә сөйләшәм»

19 февраль көнне КФУның Филология һәм сәнгать институтында Абитуриентлар көне үткәрелде.

Институтның биш бүлегендә дә укытучылар белән очрашулар үтте. Татар филологиясе бүлегендә гомуми урта мәктәп (9-11 нче сыйныфлар), махсус урта белем бирү йортларында белем алучылар өчен оештырылган «Мин туган телемдә сөйләшәм» исемле иҗади эшләр бәйгесенең нәтиҗәләре игълан ителде.
«Иҗади эшләр бәйгесенә Татарстанның шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән, чит өлкәләрдән 335 эш кабул ителде», - дип белдерде жюри әгъзасы КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина. Чит өлкәләр дигәндә, аерым алганда Пермь өлкәсенең Барда районындагы Сараш, Мари Эл Республикасының Бәрәңге районындагы Портянур, Чувашия Республикасының Батыр районындагы Шыгырдан урта мәктәпләре күз алдында тотыла.
Махсус урта белем бирү йортларыннан, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан, Казан төзүчеләр колледжыннан, Норлат шәһәре аграр техникумыннан, Г.Тукай исемендәге Арча һәм Башкортстанның Нефтекама педагогик көллиятләреннән дә студентларның эшләре килгән. Бәйгедә 7 нче сыйныфтан - 2, 8 нче сыйныфтан 10 укучы үз теләге белән катнашкан.
Чыгыш ясаучылар арасында директор Рәдиф Җамалетдинов, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм телләрне үстерү бүлегеннән
сектор мөдире Галимҗан Гыйльманов, Татар филологиясе бүлеге җитәкчесе Флера Сәйфуллина һәм башкалар чыгыш ясадылар. Шушы институт базасында оешып килгән Филология һәм сәнгать кече институтының президенты итеп Мирфатыйх Зәкиев куелганлыгы билгеле булды.
Институтның Актлар залында барган Абитуриентлар көне студентларның музыкаль чыгышлары, җиңүчеләрне бүләкләүләр белән бергә үрелеп барды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading