16+

Мәктәп ашханәсендә: маффин да краффин

Казанның азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты, 223нче федераль закон нигезендә, акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелде.

Мәктәп ашханәсендә: маффин да краффин

Казанның азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты, 223нче федераль закон нигезендә, акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелде.

Мэр Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә әйт­кәнчә, акционерлык җәмгыяте булып оешу шушы тармакка инвесторлар җәлеп итәргә киң мөмкинлекләр тудырачак. Хәзергә акцияләрнең 100 проценты да шәһәр Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты карамагында. Акцияләрне сату әлегә планлаштырылмаган.

- Башкалада 181 укучыны һәм балалар бакчаларына йөрүчеләрне кайнар ризык белән тәэмин итәбез. Әзер ашамлыкларны Яшел Үзән белән Түбән Кама шәһәрләре мәгариф учреждениеләренә дә җибәрәбез, - диде үзенең докладында Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты генераль директоры Гүзәл Ананьева.

Казанның 13нче, 114нче, 100нче, 97нче, 16нчы, 42нче, 156нчы, 171нче, 110нчы, 143нче, 55нче, 94нче мәктәпләре һәм 2нче гимназия ашханә­ләренә пландагы төзекләндерү үткәрелгән, яңа җиһазлар урнаштырылган. «Мәктәп рестораны» белән 9нчы, 78нче, 132нче, 180нче һәм 181нче мәгариф учреждениеләре мактана ала.

- Мәктәп ашханәләрендә дә, мәктәп рестораннарында да кока-кола, пепси-кола сатылмый, - дип ышандырды Гүзәл Ананьева.

Бу мәсьәләдә мэр да: «Кока-кола кебек зарарлы эчемлекләр мәктәпләрдә сатылмасын. Балалар сәламәтлеге - иң мөһиме», - дип искәртте.

Италиядән кайтартылган җиһазлар белән яңа кондитер цехы эшләтеп җибәрелгән. Нәтиҗәдә, балаларга тәкъдим ителүче меню: «Барни аю» шоколад кексы, ром-баба, маффин, краффин, «Брауни» пирожные, поп-кейк, катлы камыр ризык­лары белән тулыландырылган. Бүгенге укучыларның әби-бабайлары мондый ризыкларны ишетеп тә белми иде хәтта.

- Былның 1 сентябреннән хезмәт хакы шеф-поварныкы - 18 мең сумга, поварныкы - 13 мең сумга һәм кухня эшчеләренеке 11 мең сумга җитте. Социаль тукландыру департаментында штатта 2100 урын каралган, тагын 300 хезмәткәр кирәк. Хезмәт хакыннан тыш премияләр дә каралган. Мәктәп ашханәләрендә балалар һәм гаилә бәйрәмнәрен дә үткәрергә рөхсәт. Мәсәлән, баланың туган көне. Департаментта хәләл ризыклар да әзерләнә. Мәктәп ашханәсендә спитрлы эчемлекле бәйрәм чаралары оештырылмый, - диде Гүзәл Ананьева.

Акционерлык җәмгыяте булып оешу нигезендә коммерция эшчәнлеген киңәйтү мәктәп һәм балалар бакчалары ашханәләрендә хезмәт күрсәтүнең үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирә. Казанда яңа уку елына мәгариф учреждениеләре ашханәләрендә кайнар ризык бәяләре элеккечә калдырылган. Башлангыч сыйныфтагыларга (1-4 сыйныфлар) көненә ике мәртәбә туклану - 80 сум, өлкән сыйныфтагыларга көненә бер мәртәбә тук­лану - 58 сум.

Мэр Илсур Метшин, үзенең фикерләре белән уртаклашып: «Казанда мәгариф учреждениеләре ашханәләрендә туклану бәяләре миллионлы шәһәрләр арасында иң арзанлысы, ләкин иң сыйфатлысы. Укучы балаларны тукландыру - мөһим мәсьәлә, сыйфатка нык игътибар бирелсен, начар продукция кабул итеп алынмасын», - дип басым ясап әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading