16+

Мәктәп – авыл – милләт...

Ил халкы болай да урбанизация (авыллар бетеп, авыл кешесенең шәһәргә, йә шәһәр янына күченүе), русификация (көнкүрештә милли телләрен кулланасы урынга, халыкның дәүләт теленә өстенлек бирүе) процессларына котылгысыз дучар ителгән бер заманда мәгариф өлкәсендә оптимизацияләр ясый-ясый, ил бюджетының акчасын экономияли торалар. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының шәһәр мәктәпләре сыйныфларында 25тән, авылныкыларда...

Ил халкы болай да урбанизация (авыллар бетеп, авыл кешесенең шәһәргә, йә шәһәр янына күченүе), русификация (көнкүрештә милли телләрен кулланасы урынга, халыкның дәүләт теленә өстенлек бирүе) процессларына котылгысыз дучар ителгән бер заманда мәгариф өлкәсендә оптимизацияләр ясый-ясый, ил бюджетының акчасын экономияли торалар. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының шәһәр мәктәпләре сыйныфларында 25тән, авылныкыларда...

Карап-карап торам да, «яптымизация» процесслары, теләсәк-теләмәсәк тә, гел дәүләт теленә ия милләт вәкилләре файдасына барганлыгын ачык күрәм. Аларга да зыян шул ук бер чамада төшәдер дип эзләп карасам да, асылда тукмакның юан башы һаман да татар мәктәпләренә төшкәне калкурак күренә. Юк, Свияжскида 9 бала өчен төзелгән өч катлы мәһабәт бинаны һич күпсенеп әйтүем түгел, начар уйлый күрмәгез! Тик 2008-2011 елларда 363 татар мәктәбенең ябылуын, милли мәктәпләребезнең кадетларныкына әйләнүен яки гомуми урта белем бирү учреждениесе статусын югалтып, төп һәм башлангыч мәктәп дәрәҗәләрендә калуларын, авылларның киләчәге куркыныч астына куелуын күреп җан әрнүе генә бу... Дәүләт Советының милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев әйтүенчә, быел гына да 112 татар мәктәбе ябылган.
Бәлки, үз авылым һәм үз милләтем йөрәккә якынрак булганга гына шулай тоеладыр?! Һәрхәлдә, тигезлек булса, иңгә-иң куеп берәр үзгәреш тә ясый алыр идек сыман?! Тик кая инде ул безгә чит милләтләр белән бергә көрәш башлауны уйлый алырлык хикмәткә ия булу, әле үз казаныбыздагы тәкә башлары сыеша алмаганда... Хәер, Россиядә дәүләт теле бер генә шул. Татарстанда 19 ел дәвамында тормышка аша алмаган «ТР дәүләт телләре турында»гы канунны исәпкә алмаганда, билгеле. Аның каравы дөньякүләм финанс кризисының да үз теле бар. Шунысы куып тотса, нишләрбез?
Менә шулай... Үзем туган авылым, укыган мәктәбем, андагы яшьләр турында язарга телим, ә уйлар әллә кая еракка алып китә дә каршыма милләтемнең хокуксызлыгын, хокукларын яклый белмәвен һәм таркаулыгыбызны китереп бастыра. Ни кызганыч, без башта ихтыярсыз ителгән, ахыр чиктә ихтыяҗны да югалткан милләт шул... Татар булу ихтыяҗы да, туган нигездә калу ихтыяҗы да, туган телдә уку ихтыяҗы да юк хәзерге яшьләрдә. Дөрес, ара-тирә Биектаудагы Өнсә авылы халкы сыман, җирле хакимияткә каршы судлар аша көрәшеп, урта мәктәпләрен саклап кала алган уникаль очраклар бар барын. Ә менә милләтебезгә бөек шәхесләр үстереп биреп тә, гомуми урта белем бирүче мәктәп статусын югалтып, төп мәктәпкә әйләндерелгән яки бөтенләй башлангыч сыйныф ролен генә үтәүче мәктәпләр арта бара.
Үзем укыган Югары Кәминкә урта мәктәбеннән республика күләмендә танылган шәхесләр үсеп чыкканын белмәсәм дә, аның быелдан 9 сыйныфлы төп мәктәп дәрәҗәсенә төшерелүе бик кызганыч булды. Әле 2001 елда гына иске агач мәктәп урынына өр-яңа, ике катлы, спорт мәйданы янкормасы белән кирпечтән мәһабәт бина төзелгән иде. Авылыбызның агач мәктәбе тарихында икешәр сменага бүленеп әллә ничаклы параллель сыйныфлар укыган чаклар да булган.
Ә хәзер? Ә хәзер яшьләр авылдан кача, Бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә генә тапшырырга яраганлыктан, русча укырга тели, мәктәпне тәмамлагач, авыл ягына әйләнеп тә карамый, нәтиҗәдә авылда төпләнеп балалар үстерү, аларны авыл мәктәбендә укыту турында сүз дә юк. Болай да эшсезлек хөкем сөргән дәвердә «яптымизация»ләре белән авылның соңгы өметен өзәләр. Дөрес, 10-11 нче сыйныфлар бетерелгәч, безнең мәктәп укытучылары арасында эшсез калучылар күп булмаган, пенсия яшендәге ике өлкән укытучы гына үз теләкләре белән эштән киткән. Ә менә 10ны тәмамлаган укучылар сайлау алдында калган. Кая барырга? Чирмешәнгә терәлеп торган Лашман авылында әле быел гына кирпечтән өч катлы итеп бассейнлы, заманча җиһазландырылган татар мәктәбе салып куйдылар. Кызыктырырлыкмы? Шулай булмый ни - былтыр гына үз постын калдырып, югарырак урынга билгеләнгән район башлыгының туган нигезе дә шунда бит! Ә шулай да безнең мәктәптән әлеге бинада бары тик бер генә укучы белем алуын дәвам иткән. Калган 6 укучы үз теләкләре белән якынча 10 километр ераклыкта урнашкан рус телендә белем бирүче Күтәмә урта мәктәбенә укырга йөри. Районга кайтартылган «Fiat» автомобилен дә аларны укырга йөртергә биргәннәр. Рус мәктәбен сайламый кая барасың, БДИ тапшырасы бар бит!
Шәһәрдә яшәүче ата-аналар да балаларын рус сыйныфына укырга бирә, чөнки татар сыйныфында укытсак, соңыннан балага авыр булыр, янәсе. Шунысы кызык, Күтәмә авылындагы рус мәктәбенең үзендә 11 нче сыйныфта быел бөтенләй бер укучы да булмаган, күрше Түбән Кәминкә авылыннан йөрүче бер егетне исәпкә алмаганда, барысы да диярлек безнең авыл балалары. Шулай итеп «яптымизация» нәкъ татар авылларына, шул исәптән безнең авыл мәктәбенә һөҗүм иткән булып чыга. Авылыбыздагы 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар тагын ике ел гомерләрен гомумән мәктәп белән бәйләп тормаска булганнар, кайсы кая техникум-училищеларга таралышкан. «Без берьюлы өч сыйныфыбызны югалттык», - дип уфтана Югары Кәминкә урта мәктәбе укытучылары. Ә бит 11не тәмамлап киткән 5 бала урынына 1нчегә шул ук күләмдә укучы килергә һәм укучылар саны быел бөтенләй дә кимемәскә тиеш иде. Нәтиҗәдә 71 баладан нибары 57се генә үз мәктәбебездә калды. Ягулык әрәм итеп рус авылына машина куганчы, үз авылыбызда гына укысыннар иде дә бит...
Ә ата-аналар, авыл халкы битараф. Ни кызганыч, без өстән кушылганда гына бераз селкенүче хокуксыз курчакларга әверелә барабыз. Элек тә, хәзер дә административ ресурслар кулланып кына халыктан ниндидер гамәлләр көтәргә мөмкин. Халык бик тыңлаучан шул бездә.
PS. Сүз уңаеннан, хәзер авыл кырларында шикәр чөгендере уңышын җыю бара. Хәтерлисездер, өстәгеләрнең таләбе буенча дәрес бирәсе урынга укучыларны кырга, чөгендер чистартырга алып чыга торган вакытлар бар иде, ул чор әле бераз миңа да эләкте. Шөкер, хәзер колхозларны таратып, бу бәладән коткардылар инде. Кызганыч, авыл мәктәбен саклап калыр өчен җирле администрацияләр халыкка: «Әйдәгез, безне мәктәп япкан өчен судка бирегез, урамнарга чыгыгыз, шаулагыз!» - дип әйтмәсләр шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading