16+

Мәктәп укучылары өчен институт ачыла

Республика мәктәпләренең 7-11нче сыйныфларында укучылар инде быелдан ук Казандагы югары уку йортына керә ала.

Мәктәп укучылары өчен институт ачыла

Республика мәктәпләренең 7-11нче сыйныфларында укучылар инде быелдан ук Казандагы югары уку йортына керә ала.

Алар өчен, мәктәп программасындагы дәресләрдән тыш, башкаладагы Кече филология һәм сәнгать институтында да белем алу мөмкинлеге тудырылды. Яңа формадагы уку йорты Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты базасында (элеккеге педагогика университеты) эшли. Агымдагы елның 30 мартында Татарстан урамы, 2 нче йорт адресы буенча әлеге институтны ачу тантанасы узачак. Кече филология һәм сәнгать институты студенты булырга теләгәннәр, әлеге чарада катнашып, яңа уку йорты, аның эшчәнлеге, мөгаллимнәр белән таныша ала. Кече институтның мактаулы президенты - тел белеме өлкәсендә мәшһүр галим, академик Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев. «Мин үзем дә 1951 елны Казан дәүләт университетын тәмамладым. Биредә белем алу - зур дәрәҗә. Инде мәктәп укучыларына хәзер үк шушы вузның Кече институтына керү һәм анда төрле юнәлешләр буенча шөгыльләнү мөмкинлеге тудырыла икән, аннан файдаланып калырга кирәк. Мин иң беренче чиратта әти-әниләргә һәм мәктәп укытучыларына мөрәҗәгать итәм. Балаларга хәзердән үк дөрес юнәлеш бирү зарур. Кече филология һәм сәнгать институты исә аларга киләчәктә югары белем алырга юл ачачак», - ди Мирфатыйх ага. Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов сүзләренә караганда, Кече институт ачуның максаты - вуз белән мәктәп арасында тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне булдыру, укучылар белән төрле юнәлештә индивидуаль эшләү, аларга югары белем алуда, һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү. Бу проект федераль вуз ректоры Илшат Гафуров тарафыннан яклау тапты һәм югары уку йортының мондый юнәлештә махсус программасы кабул ителде.
Кече филология һәм сәнгать институтында 6 факультет эшләячәк. Алар - татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, чит телләр, тәрҗемә, компьютер лингвистикасы, сәнгать һәм дизайн факультетлары. Кече институт директоры Татьяна Бычкова аңлатканча, кабул ителгән укучылар уку елы дәвамында ай саен сайлап алган белгечлекләре буенча Казанга килеп һәм читтән торып төрле дәресләргә йөри, лекцияләр тыңлый, практик эшләрдә, тренингларда, мастер-классларда, олимпиада һәм конференцияләрдә катнаша алачак. Иң мөһиме - чыгарылыш сыйныф укучылары өчен, Бердәм дәүләт имтиханнарына ныклы әзерлек максатыннан, консультацияләр оештырыла. Шулай ук дистанция формасында да укыту алып барылачак. Кече филология һәм сәнгать институты студенты булырга теләгән мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре 26 мартка кадәр гариза язып тапшыра алалар. Бу хакта тулы мәгълүматны ifi.kpfu.ru cайтыннан табарга мөмкин. Ә инде 30 мартта яшь студентларыбыз өчен кызыклы шоу-программа әзерләнә һәм анда аларга студент билетлары тапшырылачак, - дип белдерде Татьяна Бычкова.
Укучыларга киңәш йөзеннән шуны ассызыклау зарур: киләчәктә югары уку йорты студенты булу өчен бүгеннән үк «яшел ут» янган икән, белем дөньясына кыю рәвештә атларга мөмкин. Югары белем исә - алдагы тормыш юлының төп маягы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading