16+

Мәктәпләр акча саный!

Яңа федераль канун нигезендә, 2013 елдан Татарстанда уку-укыту, белем бирү оешмаларын - мәктәпләр, балалар бакчаларын финанслау тәртибе үзгәрә.

Мәктәпләр акча саный!

Яңа федераль канун нигезендә, 2013 елдан Татарстанда уку-укыту, белем бирү оешмаларын - мәктәпләр, балалар бакчаларын финанслау тәртибе үзгәрә.

18 июнь көнне «Казан» милли мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы президиумының «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге уку-укыту, белем бирү оешмаларын финанслау» мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән утырышы булып үтте.
ТРның финанс министры урынбасары Алла Анфимова яңа законның принциплары, аны гамәлгә ашыру юллары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, мәктәпләр белән эшләүдә бераз кыенлыклар туарга мөмкин. Чөнки яңа законның асылы шунда, ул акча күчергәндә мәктәпнең кайда урнашуы, авыл җирлегендәме яки шәһәрдәме, сыйныфларның тулымы, юкмы икәнлеген күздә тотуны да таләп итә. Шулай итеп, укытучыларга хезмәт хакын түләү тәртибе дә үзгәрә.
Алла Анфимова утырыш барышында: «Районнарга мәгариф һәм фәнне үстерү өчен бүлеп бирелә торган финанслар кимемәячәк, хәтта өстәмә акчалар да күчереләчәк», - дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading