16+

Ник мине тудырдыгыз? Үлүем яхшырак

Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итүенчә, быел гына да шундый 11 очрак теркәлгән. 2019 елда үз-үзенә 13 бала кул салган булган.

Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итүенчә, быел гына да шундый 11 очрак теркәлгән. 2019 елда үз-үзенә 13 бала кул салган булган.

Суицидларның төп сәбәбе – гаиләдә килеп туган конфликтлар һәм капма-каршы җенес вәкилләре белән аңлашылмаучанлыклар, тирә-юньдәгеләрнең битарафлыгы, мәктәптәге начар билгеләр... Наркотиклар, алкоголь, җавапсыз мәхәббәт эчке факторлар буларак билгеләнсә, белем бирү процессы баланың язмышына тәэсир итә торган тышкы фактор булып санала. Бу очракта сыйныф җитәкчесенең шәхесе, мәктәп җитәкчелеге һәм гомумән, педагоглар коллективы зур роль уйный, – ди Алсу Әсәдуллина.

Моңа тагын укучылар арасында алкоголь проблемасы да өстәлә икән. 2019 елда спиртлы эчемлекләр кулланып, агулануның 28 очрагы теркәлгән. Алар арасында 14 яше тулмаган үсмерләр дә бар. Әмма Алсу ханым, башка проблемалар янында алкоголь һәм наркотиклар “чүп кенә”, ди.

Профильле министрлык буш ятмый, үзе. Төрле проектлар булдыра. Балаларның социаль челтәрләрдә кем белән, нәрсәләр турында аралашуын да тикшерә башлаганнар. Тик моңа әти-әниләр генә аяк чала икән. Янәсе, сез баланың шәхси мохитенә керәсез. Ә әти-әни үзе баланы һәрдаим контрольдә тота алмавы көн кебек ачык. Балалар хәзер безгә караганда техник яктан күпкә алга киткән. Үзеңнән булмагач, профессионалга комачаулама инде син. Балаңның сәламәтлеге һәм гомере хакына булса да.
Тәрбия эшендә мәктәп кенә түгел, гаилә дә зур роль уйный. Бу темага бик озак бәхәсләшергә була, әлбәттә. Әмма бала мәктәпкә гаиләдән нинди булып, нәрсә алып килә, шуның белән китә дә, – дигән фикердә Алсу Әсәдуллина.

Психолог Галина Андриянова фикеренчә, баланың еш кына кәефе кырыла яисә бөтенләй юк икән, ул үз-үзенә бикләнгән, депрессия халәтендә йөрсә, бернәрсә белән дә кызыксынмаса, аңа аерым игътибар бирү кирәк. Чөнки бу суицидның беренче билгеләре булуы ихтимал.
Шулай ук баланың интернетта кемнәр белән аралашуы да мөһим. Әти-әни моны контрольдә тотарга, баласының элемтәләрен белеп торырга тиеш, ди белгеч.
Үсмер авызыннан:“Мин берәүгә дә кирәкмим. Мине берәү дә яратмый. Ник мине тудырдыгыз? Үлүем яхшырак. Мин ялгыз”, – ише сүзләр еш ишетеләме?  Димәк бала хакында күбрәк кайгыртырга, аның белән күбрәк вакыт уздырырга киңәш ителә.

Бергәләп вакытыгызны кызыклы итеп үткәрергә тырышыгыз. Яратуыгызны, җылыгызны кызганмагыз. Аның проблемалары, борчулары хакында сорашыгыз, тыңлагыз. Әгәр дә үлем турында сөйләшә, сораша икән, яшисем килми кебек сүзләр әйтә икән, аны сүгәргә, тәнкыйтьләргә ашыкмагыз. Аңларга тырышыгыз, хәленә керегез һәм кичекмәстән психологка алып барыгыз, – дип киңәш итә психолог Галина Андриянова.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading