16+

Ә син мәктәбеңә ярдәм иттеңме?

Соңгы бер ай эчендә югары урыннарда эшләүче җитәкче яки эшмәкәрләрнең кайчандыр үзләре укыган мәктәпләргә матди ярдәм күрсәтү очраклары күбәеп китте. Яхшы гамәл, сүз дә юк. Шул ук вакытта башка икенче төрле уй да килми калмый: Президент Рөстәм Миңнеханов «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе идеясен тәкъдим итмәгән булса, үзләре белеп ярдәм күрсәтүчеләрнең...

Ә син мәктәбеңә ярдәм иттеңме?

Соңгы бер ай эчендә югары урыннарда эшләүче җитәкче яки эшмәкәрләрнең кайчандыр үзләре укыган мәктәпләргә матди ярдәм күрсәтү очраклары күбәеп китте. Яхшы гамәл, сүз дә юк. Шул ук вакытта башка икенче төрле уй да килми калмый: Президент Рөстәм Миңнеханов «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе идеясен тәкъдим итмәгән булса, үзләре белеп ярдәм күрсәтүчеләрнең...

Акциянең максаты изге - мәктәпләрнең хәлен яхшырту. ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтмешли, дәүләтнең акчасы бөтен нәрсәгә дә җитеп бетми. Табышлы, акчалы урында эшләүче кешеләрнең дә ярдәме кирәк. Дөрес, белем бирү йортларына төрлечә булышучылар моңарчы да бар иде. Тик аларның игелегеннән бөтен республика хәбәрдар булмады. Ә акция кысаларында эш итүчеләрнең исемлеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында эленгән, «ярдәм күрсәткән» мизгелләрен телевидение дә эләктереп ала. «Мәктәбеңә ярдәм ит!» проекты мәңгелек булмас. Төгәлрәк әйткәндә, бу елның 1 сентябрендә үк йомгак ясалачак аңа. Президент фатиха бирмәсә, акция кулдан җитәкләп йөртмәсә, уку йортларына матди файда китерүчеләр калырмы икән?
Чара ике куянның койрыгын тоту өчен уйлап чыгарылган. Мәктәпкә дә ярдәм була, эшмәкәр дә «изге зат»лар рәтенә керә. Тик бөтенләй башкача уйлаучылар да бар икән. Мәсәлән, «Дорогой дом» күчемсез милек агентлыгы директоры Александр Шамов. «Кайчандыр үзем белем алган мәктәпкә ярдәм итәргә җыенмыйм. Мин укуны тәмамлаганга 20 елдан артык вакыт узды, ул гомер эчендә берничә директор алышынды. Ни өчен мин шәхси милкем булмаган җиргә акчамны бирергә тиеш? Нәрсә, хәзер үзем йөргән балалар бакчасына яки поликлиникага да ярдәм күрсәтиммени?» - ди эшмәкәр. Менә шундыйлар да бар. Ирешкән уңышларымда мәктәбемнең, укытучыларның да өлеше зур бит, дип, арттан эткәнне көтмичә, үз теләге белән ярдәм итүче химаячеләр дә җитәрлек, шөкер.
Акция кысаларында республикада 36 миллион сумга якын акча җыелган инде. Зур-зур урыннарда эшләүче укучылары булса да, бер дә ярдәм күрмәгән мәктәпләр дә бар әле. Әтнә районының Комыргуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе, мәсәлән, шундыйлар рәтенә керә. «Вак-төяк ярдәмнәр була, әлбәттә. Тик авыз тутырып сөйләрлек очраклар юк. Шул җирле хуҗалык булыша инде бераз», - диләр белем бирү йортында. Тәтеш районы Бакырчы урта гомумбелем бирү мәктәбенең уку-укыту эшләре буенча мөдире Фирая Сәлимҗанова да, сорауны ишеткәч: «Юк шул», - дип уфтанып куйды. «Безнең мәктәпкә Үтәмеш һәм Бакырчы авылларыннан килеп укыйлар. Үтәмешнекеләр авылларына булышлык күрсәтеп тора, яңа мәчет салдырдылар менә. Кызганыч, мәктәпне генә исләренә төшермиләр. Танылган театр һәм кино актеры Сергей Шәкүров (аның әтисе - Бакырчы авылыннан. - Авт.) та кайтып киткән иде, булышырмын, дип вәгъдәләр бирде дә, күренми әле», - ди Фирая апа.
Быел бер мәктәпнең чыгарылыш кичәсендә катнашырга туры килде. Унберенчеләр белем бирү йортына истәлеккә үзенчәлекле бүләк ясады - «Тәкъдимнәр китабы». «Мәктәптә компьютерлар күбрәк булсын, спорт залы һәм ашханәнең диварлары яңартылсын, һәр сыйныф бүлмәсендә интерактив такта һәм мультимедияле проектор урнаштырылсын» ише теләк-тәкъдимнәрне кычкырып укыганда, мәктәп директоры: «Булсын, ник булмасын?!» - дип кабатлап баруы белән көлдергән иде. «Укып бетереп, зур кешеләр булгач, ул проекторларны иң беренче сездән сорыйсы булыр әле», - диюен дә укучылар елмаеп тыңлады. Ул көнне шаяру катыш әйтелгән сүзләрдә хаклык булуын да онытмасыннар иде. Күз яшьләре белән саубуллашкан икенче йортларын, директор әйтмешли, «зур кешеләр» булгач та исләренә төшерсеннәр, «өс»тән кушканны көтмичә, ярдәм дә итсеннәр иде алар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading