16+

Студентлар мәктәпкә дә өлгерә!

Студентларның, югары уку йорты белән беррәттән, мәктәпкә дә йөргәнен күргәнегез бармы сезнең? Юктыр, мөгаен. Ә кайбер актив яшьләргә мондый мөмкинлек инде бирелгән. Университетта укучы студентлар «Әйдаманнар мәктәбе»нә дә йөри. Шул исемдәге бәйге дә узды. Әлеге конкурсның ничек үткәнен тулырак белү өчен, аның оештыручыларының берсе Элина СТЕПАНОВАга мөрәҗәгать иттем.

Студентлар мәктәпкә дә өлгерә!

Студентларның, югары уку йорты белән беррәттән, мәктәпкә дә йөргәнен күргәнегез бармы сезнең? Юктыр, мөгаен. Ә кайбер актив яшьләргә мондый мөмкинлек инде бирелгән. Университетта укучы студентлар «Әйдаманнар мәктәбе»нә дә йөри. Шул исемдәге бәйге дә узды. Әлеге конкурсның ничек үткәнен тулырак белү өчен, аның оештыручыларының берсе Элина СТЕПАНОВАга мөрәҗәгать иттем.

- «Сәләт» яшьләр оешмасы 1994 елда оешкан, ә «Әйдаманнар мәктәбе» кайчан барлыкка килде?
- Быел безнең мәктәп оешканга 11 нче ел. Ул 2001дә барлыкка килде.
- Шул вакыттан бирле үзенең максатларына тугры каламы?
- Әлбәттә, бу мәктәп «Сәләт» аланнарында эшләү һәм «Сәләт» проектларын, программаларын ел дәвамында тормышка ашыру өчен кадрлар әзерләү максатына һәрчак тугры. Без әйдаманнарны үстерәбез, укытабыз. Хәзер ул бер атна гына түгел, ә ел дәвамында бара. Һәр ике атна саен без «Сәләт» яшьләр оешмасында җыелабыз, семинарлар һәм тренинглар үткәрәбез. Шуңа күрә быел нәкъ менә «Әйдаманнар мәктәбе» дигән бәйге узды.
- Ә катнашучыларны ничек сайладыгыз?
- Кешенең ирешкән уңышлары зур роль уйный. Булачак әйдаман иҗтимагый тормышта, конкурсларда катнашырга тиеш, болай гына алмыйбыз. Ә «Сәләт» проектларында катнашуы мәҗбүри түгел.
- Быелгы программа башкаларыннан нәрсәсе белән аерыла?
- Безнең быел ике лига булды. «Премьер-лига»да элек әйдаман булып эшләү тәҗрибәсе булган кешеләр катнашты. «Беренче лига»да исә әйдаман булмаган яшьләр. «Премьер-лига»чылар өчен ул катлаулырак иде. Ә «Беренче»ләр өчен җиңелрәк. Ул бәйгеләр яшьләр шушы процесска кереп китә алсыннар, аңласыннар өчен оештырылды. Конкурсларның исемнәре бер үк, ә оештыру - төрлечә. Алар төрле җирдә үтә.
- Ә анда, аланнардагы кебек үк, төркемнәргә бүленәләрме?
- Катнашучыларны төркемләп тә бүләбез, һәр төркемнең ике кураторы бар. Алар сорауларга җавап бирә, ярдәм итә, конкурсларны үзләре үк үткәрә, ләкин конкурста катнашмый. Барлыгы биш төркем оешты, алар белән тугыз куратор эшләде.
- Ул кураторларны ничек сайлап аласыз?
- Аның билгеле бер принцибы бар. Кем аланнарда әйдаман булып эшләде - шуларны алабыз. Быел җәйге аланнарга өлкән әйдаман яки директор булып баручылар да кураторлар була. Аларны шулай ук резюме буенча сайлыйбыз. Һәр куратор үзенә җәйгә команда җыя.
- Катнашучылар үзләрен нинди бәйгеләрдә сынады?
- Иң төп конкурслар булып «Топ спикер», «Шәмчекләр» һәм «Проектларны яклау» торды. Калганнары инде зирәклеккә, тизлеккә, гомуми үсешкә юнәлтелде. Конкурслар буенча баллар куелды. Һәр студентның үз рейтингы бар иде. Шуның буенча, катнашучылар финалга үтте.
- «Әйдаманнар мәктәбе» конкурсының төп оештыручылары кем?
- «Гармония» психологик үзәге директоры Венера апа Сөләйманова, әлбәттә, «Сәләт» проектларының җитәкчесе Әдип Әлмир һәм мин. Ә конкурс барышындагы бәйгеләрне кураторлар оештыра. «Әйдаманнар мәктәбе» башланганчы ук, бергә җыелабыз, шулар турында уйлыйбыз.
- Җиңүчеләрне дә атап үтсәгез иде?
- «Беренче лига»да - Эдуард Галләмов (КФУ), ә «Премьер-лига»да - Туран Гатауллин (КФУ). Аларга кубоклар тапшырылды, шулай ук ел дәвамында «Сәләт» стипендиясе биреп барылачак.
- Ә үзегез «Сәләт»тә күптәннәнме?
- Мин 1999 елдан. Башта сәлкеш булдым, аннары - әйдаман, өлкән әйдаман, директор урынбасары, директор да. Мин хәзер өч проект өчен җаваплы: «Әйдаманнар мәктәбе», «Фәнсар» мәктәбе һәм «Рухият» аланы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading