16+

Студентларны көзен саныйлар

Әле берничә атна элек кенә югары уку йортлары умарта күчедәй гөрли иде, бүген исә коридорлар тынып калган, ара-тирә бер-ике абитуриент кына шәйләнә. Алай да кабул итү комиссиясенең эше тынмый. «Урак өсте» 20 августка кадәр дәвам итәчәк.

Студентларны көзен саныйлар

Әле берничә атна элек кенә югары уку йортлары умарта күчедәй гөрли иде, бүген исә коридорлар тынып калган, ара-тирә бер-ике абитуриент кына шәйләнә. Алай да кабул итү комиссиясенең эше тынмый. «Урак өсте» 20 августка кадәр дәвам итәчәк.

11 августта көндезге бүлекнең бюджет урыннарына студентлар кабул итү тәмамланды. Хәзер вузлар түләүле һәм читтән торып уку бүлегенә гаризалар көтә. Чебешләрне көздән санаган кебек, уку йортлары да беренче курска укырга керүчеләрнең санын билгели.
Студентлар арасында иң популяр вуз булып әле дә Казан федераль университеты тора. Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Сергей Иноненко сүзләренчә, алдагы еллар белән чагыштырганда, быел вузга укырга керергә теләүчеләр саны җиде тапкырга арткан.
Россия буенча БДИ нәтиҗәләре 4-12 баллга кимү сәбәпле, Казан вузлары да уртача керү баллын киметергә мәҗбүр булды. Ләкин КФУда быел да югары баллар сакланган. Уртача балл 75,6 дан ким түгел.
Студентларның күбесенең юрист һәм икътисадчы буласы килә икән. Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты, Бутлеров исемендәге химия институты, хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтлары да студентлар арасында популяр. Иң түбән уртача балл - педагогия институтында. Кырым республикасыннан КФУга укырга керергә теләк белдереп 8 кеше гариза тапшырган.
Энергетика университеты да кабул итү комиссиясе эшенә нәтиҗәләр ясый.
- Барлыгы 3231 кеше бюджет бүлегенә укырга керү теләге белдерде. Шуларның 721ен кабул иттек. Акча түләп уку бүлегенә 757 гариза алдык, - дип сөйләде кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Владимир Кротов.
Башка елларга караганда, быел бюджет урыннары 15 процентка арткан. Студентларның күбесе электроэнергетика һәм электротехника (уртача балл - 70) һәм технологик процесслар һәм җитештерүне автоматлаштыру (уртача балл - 71) бүлекләрен сайлаганнар. Башка факультетлар белән чагыштырганда, иң аз конкурс энергетик машина төзелеше бүлегендә. Энергетика университетында чит ил студентлары өчен бары түләүле урыннар гына каралган.
Аграр университетта быел 15 чит ил укучысы кабул ителгән. Таджикстан, Төркмәнстан, Казахстан якларыннан килүчеләр күп.
- Конкурс зур булды дип әйтә алмыйбыз. Шулай да, кайбер факультетларга керү өчен бер урынга 9-10 кеше дәгъва кылды, - диделәр кабул итү комиссиясендә.
Аграр университетта студентлар күбрәк агрономия факультетына һәм икътисад институтына гаризалар тапшырган. Әлеге вуз 1 сентябрьгә 7 мең студентны укырга көтә.
КМТТУда (КНИТУ) укырга теләк белдерүчеләрнең гаризалары 28 меңгә кадәр җиткән. Шуларның 5 меңе түләүле уку бүлегенә тапшырылган гаризалар. Нефть һәм нефтехимия факультеты, технологик машина һәм корылмалар факультетларына иң зур конкурс булган. Вуз чит илдән килгән 250 студентны кабул итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading