16+

Сыйфатлы белем гаделлеккә илтә

Кайсы гына газетаны укыма яисә телевизорга күз салма, БДИ турында сүзләр куерганнан-куера бара. Район мәктәбендә укучыларны кәрәзле телефон белән тотканнар, ялган белешмәләр биреп, имтиханда уңышка ирешкәннәр һәм башка шуның ише яңалыкларны ишетеп, таң каласың. Кылынган гамәлләрнең дөньяга чыгуы имтиханнарның гадел үтмәвен ассызыклый.

Сыйфатлы белем гаделлеккә илтә

Кайсы гына газетаны укыма яисә телевизорга күз салма, БДИ турында сүзләр куерганнан-куера бара. Район мәктәбендә укучыларны кәрәзле телефон белән тотканнар, ялган белешмәләр биреп, имтиханда уңышка ирешкәннәр һәм башка шуның ише яңалыкларны ишетеп, таң каласың. Кылынган гамәлләрнең дөньяга чыгуы имтиханнарның гадел үтмәвен ассызыклый.

Ставрополь өлкәсендә туган вазгыять - шуның бер дәлиле. Төбәкнең медицина хезмәткәрләре, сау-сәламәт укучыларга ялган белешмәләр биреп, имтиханнарның уңышлы тапшырылуына ирешкәннәр иде. Хәзер исә баш табиб һәм аның коллегалары, кылган эшләре өчен, җавап тота. Имтиханнардан курку нәтиҗәсендә туган вазгыять гаделсезлеккә борылыш ала. Мондый тәртипсезлекләр кабатланмасын өчен, укучының ел буе алган белемнәрен күзәтеп бару, бала укыганмы, әллә мәктәп елларын уйнап кына үткәргәнме икәнен ачыклау аша дөреслеккә чыгу юлын эзләргә кирәк.
Укучының имтиханнарга әзерлеге, тырышлыгы, башкарган эшләре турында мәгълүмат портфолиосында яктыртылып барырга тиеш. Аның ничек укыганы менә шунда күренә дә инде. Алайса бездә халык эш узгач кына уйлана башлый. Кайберәүләр, математиканы яратып бетермәсә дә, кызыксынып, формулаларны ятлап барып, ел дәвамында алган белемнәренә таянып, имтиханнарда яхшы күрсәткечләргә ирешә. Икенчеләр, фән олимпиадаларында катнашып та, үзлектән укымаса, ялкауланса, нәтиҗәләренең түбән булуы бар.
Бүген кайсы мәктәпкә генә кермә, имтихан тапшыручыларга карап, уйга каласың. Алар яшьтән үк сынау алдында. Күңелләрендә булган курку психикаларына зыян сала. Моңа юл куймау өчен, имтиханнар белән куркыту урынына, мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрү турында уйлану дөресрәк булыр. Уку йортларының күбесендә укыту сыйфатының бик түбән булуы күзәтелә. Шунлыктан, укучыда шик туа һәм ул ярдәмне читтән эзли башлый. Мондый курку гаделсезлеккә алып бармасын дисәк, укучының белеме сыйфатлы булырга тиеш. Шул очракта, табибларның да, башка кешеләрнең дә ярдәме кирәк калмаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading