16+

Татар теле аралашу теленә әйләнә

Узган атнаның шимбәсендә Мамадыш районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең ел саен традицион төстә Президент катнашында уздырыла торган республика киңәшмәсе булып үтте.

Татар теле аралашу теленә әйләнә

Узган атнаның шимбәсендә Мамадыш районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең ел саен традицион төстә Президент катнашында уздырыла торган республика киңәшмәсе булып үтте.

Мәгариф һәм фән бездә гомер-гомергә четерекле мәсьәлә булды һәм шулай булып кала бирә. Мәктәпләрне төзекләндерү, акча җитмәү, БДИ, дәреслекләр югалу, укытучыларның хезмәт хаклары түбән булу... Август киңәшмәсендә сөйләнгән сүзләр, зарлар шушы системада эшләүчеләргә, кызыксынганнарга бик тә таныш.
Балаларның иҗади яктан үсешендә ата-аналар гына түгел, мәктәп тә зур роль уйный. Шул сәбәпледер инде, быелгы киңәшмәнең темасы да бик урынлы сайлап алынган - «Дәресләрдән соң мәктәп тормышы» проектын тормышка ашыру. Аның асылы - мәктәптә сыйфатлы белем алудан тыш, укучылар үзләренең сәләтләрен, талантларын үстерү өстендә дә эшләргә тиеш. Мәсәлән, спорт белән шөгыльләнү, төрле түгәрәкләрдә хуҗалыкта кирәкле булган һөнәрләрне үзләштерү. Гадәттә, мәктәпләрдә укулар сәгать икеләр тирәсендә тәмамлана һәм белем учагы икенче көнгә кадәр бушап кала. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов әйткәнчә, сәгать сигезләргә кадәр мәктәптә тормыш кайнарга тиеш.
Киңәшмәдә яңгыраган тагын бер яңалык - мәктәпләрдә татар телен укыту методикасының үзгәреш кичерүе. Министр сүзләренә караганда, татар теле элек мәктәпләрдә фән кебек укытылган. Хәзер исә аралашу чарасы буларак өйрәнеләчәк. Киңәшмәнең азагында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән «Tatartown» проекты өстендә эшләячәк «Education First» корпорациясе арасында килешү дә имзаланды. «Tatartown» ул - татар теленә өйрәтүче онлайн-мәктәп. Аның ярдәмендә чит ил кешеләре, ничә яшьтә булуларына да карамастан, татар телендә сөйләшергә өйрәнә алачак.
Республикабыз җитәкчеләре район үзәгендә оештырылган күргәзмәләрне дә карадылар. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның автоспорт, техника белән кызыксынуы беркемгә дә сер түгел. Биредә дә ул һич көтмәгәндә укучылар кулы белән ясалган квадрациклны кабызып, ишегалдыннан бер әйләнеп килде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading