16+

Татар теленнән Халыкара олимпиада үтәчәк

РФ субъектларында, шулай ук чит илләрдә татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә булышу өчен өстәмә шартлар тудыру максатыннан, татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада үткәрелә. Ул ТРның «2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча» дәүләт программасы кысаларында...

РФ субъектларында, шулай ук чит илләрдә татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә булышу өчен өстәмә шартлар тудыру максатыннан, татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада үткәрелә. Ул ТРның «2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
Олимпиадада Россия Федерациясе субъектларында яшәүче 9, 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары, студентлар, ерак һәм якын чит илләрдәге укучылар, студентлар (14-25 яшьләрдәге) катнаша ала. Моның өчен катнашучы КФУның abiturient.kpfu.ru порталында үзе теркәлү узарга тиеш.
Олимпиада программасында катнашучыларны 13 сентябрьгә кадәр КФУның http://preentrant.ksu.ru/ abiturient.kpfu.ru порталында теркәү; 2012 елның 14 сентябреннән 18 сентябренә кадәр, сайлап алу максатыннан, интернет-тест уздыру (татар телен, тарихын, традицияләрен һәм татар халкы мәдәниятен белү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан) каралган. Интернет-тест мәктәп-вузларның компьютер класслары яки катнашучыларның «өй» компьютерлары базасында читтән торып үткәрелә. Икенче тур, интернет-тест нәтиҗәләре буенча, 2012 елның 19-20 октябрендә уздырыла. Бу турга үткән катнашучылар исемлеге, 2012 елның 20 сентябренә кадәр abiturient.kpfu.ru порталында һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында http://mon.tatarstan.ru урнаштырылачак.
Элемтәгә керү өчен телефоннар: конкурсны оештыру комитеты: (843) 292-27-74, 292-59-93, КФУның техник ярдәм бүлеге: (843) 238-77-11, e-mail: rt.test@ksu.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading