16+

Татарстанның атказанган укытучысы Илсөяр Мияссарова: «Элекке балалар мәгълүматлырак иде»

Моннан биш ел элек дөнья күргән «әлифба»ны әле күп­ләрнең кулына алганы юктыр.

Татарстанның атказанган укытучысы Илсөяр Мияссарова: «Элекке балалар мәгълүматлырак иде»

Моннан биш ел элек дөнья күргән «әлифба»ны әле күп­ләрнең кулына алганы юктыр.

Бүгенге кунагыбыз аны төзүчеләрнең берсе - Казан педагогика көллиятендә эшләүче, Татарстанның атказанган укытучысы, Россия­нең мәгариф отличнигы Илсөяр Мияссарова.

- Илсөяр ханым, әлеге дәрес­лекне язу идеясе кемнеке, ул ничек тормышка ашырылды?
- Без аны 2011 елда Фирдәвес Гарифуллина, Рәсимә Шәмсетдинова кебек педагоглар белән бергәләп, Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча яздык. Аңа өстәп, укытучылар өчен методик кулланма, программа, язу дәфтәрләре эшләдек. Бу әлифба татар гимназияләре, мәктәпләре өчен. Ә 2012 елда рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен дә әлифба язарга туры килде. Анысын чит төбәкләрдә дә бик теләп файдаланалар.

- Элекке әлифбадан яңасы нәрсә белән аерыла? Алар җитәрлек басылдымы?
- Бу әлифбалар, «Перспектив башлангыч мәктәп концепциясе»нә нигезләнеп, федераль дәүләт белем стандартларына туры китереп төзелде. Бала беренче чиратта фикерли белергә тиеш. Шуңа күрә китапта рәсемнәр күп урын алган. Әйтик, сузык авазны күрсәтү өчен авызын ачкан кеше рәсеме бирелгән. Бала авазны рәсемнәр ярдәмендә танырга өйрәнә. Укытучы балага дөрес сорау бирә белергә тиеш. Укучы авазны дөрес әйт­сен өчен, җәяләр эчендә аның дөрес язылышы да бирелде. Элекке әлифбада хәрефләр алфавит тәртибендә барса, хәзергесендә иң элек сузык авазлар өйрәнелә. Әлифбаларны киләсе елга кабат бастыру турында сүз бара. Алар җитмәү сәбәпле, Вәгыйзов һәм Вәлитова төзегән әлифба да кулланыла.

- Әлифбада шактый гына текстлар да урын алган. Алар каян алынды?
- Текстларын да үзебезгә төзергә туры килде. Бер текст төзү өчен көннәр буе утырган чаклар да булды.

- Әлифбаны элек туган тел китабы алыштырса, бүген татар теле һәм әдәби уку дәреслекләре барлыкка килгән.
- Аларын да үзебез эшләдек. Чулпан Харисова белән 1 нче сыйныфлар өчен татар теле дәреслеге, методик ярдәмлекләр, мөстәкыйль эш дәфтәрләре яздык. 2-3-4 нче сыйныфлар өчен булганын - Кадрия Фәйзрахманова белән, ә әдәби укуны Фирдәвес Гарифуллина белән бергә яздык.

- Элек, дәреслекләрне мәктәптә эшләп карамаган кешеләр төзи, дип зарланучылар да бар иде. Укытучылар канәгатьме сезнең дәреслекләрдән? Бу игелекле эшегездә мәктәптә туплаган тәҗрибәгез ярдәм итми калмагандыр.
- Минем педагогик стажым - 45 ел. Шуның унсигезе мәктәптә үтте. Шуңа күрә, китаплар язганда, үз тәҗрибәмне кулландым. Балага нәрсә укытырга кирәклеге белеп язылды, дип уйлыйм. Укытучылар үзләренең канәгать булулары хакында интернетта да бик күп язып җибәргәннәр.

- Сез бит әле югары уку йортында да эшләп алдыгыз.
- Әйе, татар дәүләт гуманитар институтында ун ел эшләдем. Шул вакытта фән белән дә шөгыльләнеп алдым. Ләйлә Минһаҗева белән 3 томнан торган «Татар балалар әдәбияты» яздык. Безнең фәнни җитәкчебез халык шагыйре Роберт Миңнуллин иде. Шушы хезмәтебез өчен Каюм Насыйри исемендәге бүләккә лаек булдык. Әлеге әдәбиятны бүгенге көндә педагогик уку йортларында укыйлар.

- Үзегез эшли торган педагогика көллиятендә ни өчен әдәбият укытылмый?
- Бездә татар теле белән сөйләм культурасы фәннәре укытыла. Үзем методика укытам. Шунысы кызганыч, 9 нчы сыйныфтан соң килгән балалар татар әдәбиятын өйрәнә алмыйлар. Ни өчендер аларның күбесе мәктәптә язучының биографиясен генә өйрәнгән булып чыга. Тукай, Җәлил, Алиштан башка шагыйрьләрне алар бөтенләй белмиләр диярлек. Югыйсә, Туфан абый Миңнуллин әйткәнчә, авторның биографиясен белү бик мөһим түгел, укучыга әсәрдә нинди проблема күтәрелүен белергә кирәк.

- Уку ­йортыгызга уку­чылар кайсы тө­бәк­ләрдән киләләр. Аларның татар теленнән белемнәре ни дәрәҗәдә?
- Безнең көллияттә рес­публика районнарыннан һәм чит төбәкләрдән килгән балалар укый. Район, авыл мәктәпләреннән килгән балаларның язма эшләрендәге хаталарын күреп, борчылган чак­лар күп була. Алар тыныш билгеләрен бөтенләй куя белми. Сөйләм үстерү дәресендә: «Җылы яктан кайсы кошлар кайта?» - дигән сорауга да җавап алып булмый үзләреннән. Татарстанда үсә торган үсемлекләрне белмәүләре дә гаҗәпкә калдыра. Элекке балалар мәгълүматлырак иде.

- Алар арасында булачак укытучылар да шактыйдыр. Сезнеңчә, укытучы нинди булырга тиеш?
- Укытучы ул - укучыларына белемне тиешле дәрәҗәдә бирә алмаганы өчен, төннәрен йокламаучы, аның тәртипсезлеге өчен көенүче, аларны кеше итүдә үз өлешен кертүче һәм шуңа сөенүче. Заманында, университетта укыганда, үземнең курс эше җитәкчесе булган Мөхәммәт Мәһдиев әйткәнчә, укытучы, нәкъ фронттагыча, боерык көтеп тормыйча, үз вакытында торырга, минутлап әзерләнергә, минутында класска кереп басарга, ягъни минутлап яшәргә мәҗбүр. Кәефе булмаса да, елмаерга тиеш.

- Сез үзегезнең хезмәтегез, кылган гамәлләрегез белән күп­ләргә үрнәк. 45 ел мәктәптә укыту зур батырлыкка тиң ул. Яшь буында үз фәнеңә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү җиңелләрдән түгелдер.
- Укытучы эше минем гомерем буена яраткан һөнәремә әйләнде. Балаларга татар теле укытканда, мин: «Тел ул - байлык, халыкның рухи дөньясы», - дидем. Язучы Марсель Галиевнең «Татар кешесе өчен шушы телдә кояш чыга, җир әйләнә, йолдызлар калка, кошлар сайрый, җилләр исә...» дигән юлларын китерергә яратам мин. Чын укытучы юлы - иң катлаулы, иң авыр, ләкин иң бәхетле юл ул. Мин үземне бәхетле укытучы дип саныйм, чөнки хезмәт юлымда бик күп бәхетле мизгелләр кичердем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading