16+

Төмәндә милли гимназия: хыялдан – чынбарлыкка

Татарстанның нинди генә район һәм авылына яки Россиянең кайсы гына шәһәр һәм төбәгенә барып чыксам да, бер генә булса да белем бирү йортын барып карарга тырышам. Кайда ничек эшләүләре белән танышуны гадәткә керттем шулай. Дөрес, барыбыз да бер Россия Федерациясендә яшибез, уку-укыту да «Мәгариф турында»гы уртак закон нигезендә алып барыла....

Төмәндә милли гимназия: хыялдан – чынбарлыкка

Татарстанның нинди генә район һәм авылына яки Россиянең кайсы гына шәһәр һәм төбәгенә барып чыксам да, бер генә булса да белем бирү йортын барып карарга тырышам. Кайда ничек эшләүләре белән танышуны гадәткә керттем шулай. Дөрес, барыбыз да бер Россия Федерациясендә яшибез, уку-укыту да «Мәгариф турында»гы уртак закон нигезендә алып барыла....

Чит субъектлардагы белем бирү учаклары игътибарымны аеруча җәлеп итә. Үзебездәге татар мәктәп-гимназияләренең хәле барыбызга да мәгълүм, менә илнең башка почмакларындагы кардәшләребездә ничегрәк икән?
Күптән түгел Төмәндә булырга туры килде. Анда татарлар күпләп гомер кичерә. Соңгы рәсми мәгълүматлар буенча, өлкәдәге милләттәшләребезнең саны 240 меңгә җитә икән. Төбәктә 55 татар мәктәбе бар. Бу урында «булган» дию дөресрәк булыр, мөгаен, ник дигәндә, хәзерге көндә әлеге мәктәпләргә этномәдәни дигән статус бирелгән. Узган уку елында бераз гына булса да «татарлык» хас 70ләп белем бирү йорты исәпләнгән. Кызганыч ки, бүген бу этномәдәни мәктәпләрдә тел һәм әдәбият кына татар телендә алып барыла. Укыту планы буенча өч меңгә якын бала атнасына берәр тапкыр туган телдә дәрес алу мөмкинлегенә ия.
Балалар бакчаларында да артка китеш сизелә. Төмән, Түбән Тәүде, Ялутор һәм Яркәү районнарындагы мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләренең җидесендә генә тәрбияви процесс татар телендә алып барыла. Югыйсә болар - өлкәнең татарлар иң күп яши торган районнары.
Ә булган бит шундый заманалар, 1993 елда Төмән дәүләт университетында профессор Хәнисә Алишина җитәкчелегендә татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылган, ул 250ләп туган тел белгече әзерләп чыгарган. Тубыл социаль-педагогия академиясе дә мәктәпләрне югары белемле татар теле белгечләре белән тәэмин итеп торган. Тик хәзер аларны шулай искә алырга гына калган инде. Академиядә быел бу юнәлештә укучы соңгы курс чыгарыла. Төмән университетында аспирантура бар. Бүген анда көндезге бүлектә бер аспирант һәм җиде кандидатлык дәрәҗәсенә ия булырга теләүче белем ала. Шуның белән шул. Офыкта өлкәдә татар теленең хәлен яхшыртырдай башка чаралар күренми.
Менә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Төмәндә 500 балага исәпләнгән татар гимназиясе ачу турында хыяллана икән. «Җирле хакимият белән сөйләшүләр башланды, алар каршы түгел», - ди Ринат әфәнде. Бу буш җирлектә генә туган хыял түгелдер, билгеле. Димәк, ихтыяҗ бар. Татарстанның Нурлат районының элеккеге җитәкчесе, авыз тутырып: «Нәрсәгә кирәк ул татар гимназияләре, татар балалары русча белмиме әллә?» - дип торганда, әллә кайдагы Себер якларында милли белем бирү йорты ачылса, ничек шәп булыр иде, ә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading