16+

Укырга кая барырга?

Укырга кая барырга? Нәрсә тапшырасы? Кем булып чыгачаксың? Бу сорауларга җавапны 19 февраль көнне КФУның Филология һәм сәнгать институтында уздырылачак Абитуриентлар көнендә табып булачак.

Филология һәм сәнгать институтында барлыгы биш бүлек бар. Болар - татар филологиясе, рус филологиясе, тәрҗемә теориясе һәм мәдәниятара багланышлар, роман-герман филологиясе һәм сәнгать бүлекләре. Абитуриентлар көнендә кайбер предметлар буенча дәресләр, БДИ тапшыруга бәйле консультацияләр дә уздырылачак. Татар филологиясе бүлегендә «Мин туган телемдә сөйләшәм» бәйгесенә йомгак та ясаячаклар.
Тагын бер яңалык: «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов: «Институт кысаларында Филология һәм сәнгать кече институтын ачарга җыенабыз, монда алты факультет булачак», - дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading