16+

Укырга керү – җаваплы эш

Вузлар студент булырга дәгъва кылучы абитуриентларның тулы исемлеген тәкъдим итте. Алар һәрберсенең сайтына һәм диварларына эленгән.

Укырга керү – җаваплы эш

Вузлар студент булырга дәгъва кылучы абитуриентларның тулы исемлеген тәкъдим итте. Алар һәрберсенең сайтына һәм диварларына эленгән.

Абитуриентларның исем-фамилияләре балларының кими бару тәртибендә урнаштырылган. Бүген, 30 июльдә, яңа исемлекләр чыгарга тиеш. Анда укырга керергә тәкъдим ителгәннәр аерып күрсәтеләчәк.
Кайбер уку йортларының кабул итү комиссиясе әгъзалары бер дә иренми - документ тапшырган һәр абитуриентка шалтыратып чыгалар, төп нөсхәләрне үзләренә алып килергә тәкъдим итәләр. Ахырын уйлап бетермичә, «укырга һичшиксез кабул ителә» дигән вуздан кәгазьләрен алып, шул шалтыратканына илтеп бирүчеләр дә бик күп. Тик шунысы бар: шалтыратуын шалтыраталар, тик беркем дә, укырга керәчәксең, дип гарантия бирми. План үтәлсә, кабул ителүчеләр исемлеге ябыла, димәк, документларыңның төп нөсхәләрен кочаклап, берсенә дә керә алмый калырга мөмкинсең.
Казан дәүләт аграр университеты кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Гүзәл Фәссахованың әйтүенчә, исемлекләрнең «хәрәкәт»ен даими күзәтеп барырга кирәк. Алар һәр уку йортының сайтында көн саен яңартылып барырга тиеш. Төп нөсхәләрен бер вуздан икенчесенә күчергәндә дә уйлап эш итәргә киңәш итә Г.Фәссахова. Әйтик, абитуриентның фәлән уку йортына керәчәге йөз процент, ди. Тик ул, теге шалтыратуларга кызыгып, документларын икенче вузга илтеп бирә. Алда әйтелгәнчә, анда конкурстан һичшиксез үтәчәге берничек тә гарантияләнми. Менә шундый керә алмый калучыларның, мине кире алыгыз әле, дип, әйләнеп кайтучылары да була икән. Тик, кызганыч ки, андыйларга кирегә юл ябык була инде. Шуңа күрә абитуриентларга да, аларның әти-әниләренә дә бу эшкә бик җаваплы карарга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading