16+

Укырга теләсәң, электрон гариза яз

Акрынлап, бу уку елын да очлауга таба барабыз. Ә сентябрьдән балаларын озын мәктәп юлына озатачак ата-аналарның белем бирү йортларына ул-кызларын беренче сыйныфка кабул итүне сорап гариза язып йөргән мәле. Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә 26087 гариза кабул ителгән инде. Яңа уку елыннан парта...

Укырга теләсәң, электрон гариза яз

Акрынлап, бу уку елын да очлауга таба барабыз. Ә сентябрьдән балаларын озын мәктәп юлына озатачак ата-аналарның белем бирү йортларына ул-кызларын беренче сыйныфка кабул итүне сорап гариза язып йөргән мәле. Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә 26087 гариза кабул ителгән инде. Яңа уку елыннан парта...

Саннар арасындагы аерма әле бөтен ата-аналар да балаларының якын киләчәген кайгыртып бетермәгән дигәнне аңлата. Күбесе әлеге четерекле эшне май ахырларына калдыра. Хәер, хәзер кәгазь тутыру өчен мәктәпкә барып йөрү мәҗбүри түгел - электрон гариза дигән нәрсә бар бит. Мәгариф идарәсенең муниципаль органнары җитәкчеләре һәм мәгълүмати-методик үзәк директорлары җыелышында басым менә шуңа ясалды да. Бүгенгә кабул ителгән гаризаларның 22 433е (86 процент) - электрон рәвештә.
Татарстан буенча электрон гаризалар язу эзлекле генә бармый икән. Республиканың 18 районында 100 процент документ Интернет аша кабул ителсә, Менделеевск (18 процент), Әлмәт (33 процент) һәм Лаеш (36 процент) кебек районнар уңышлары белән артык мактана алмый. Уңышлар, дим, чөнки тулысынча автоматлаштыруга күчеп барган заманда мәктәпләр дә искәрмә түгел. Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов электрон гаризалар кабул итү буенча артта сөйрәлүче районнарның эшеннән канәгать булмавын белдерде, мәктәпләрне тиз арада электрон системага күчереп бетерүнең әһәмиятен ассызыклады.
Казан мәктәпләрендә эшләрнең ничек баруын белергә теләп, берничә белем бирү йорты белән элемтәгә кердек. Шунысы кызык: барысында да, сорауга җавап биргәнче, әйтергәме-әйтмәскәме икән, дип, озак кына уйландылар. 78 нче мәктәптә, гаризалар турындагы мәгълүматны гомумән «хәрби сер» дәрәҗәсенә күтәреп: «Сезнең моны белергә хакыгыз юк!» - дип җавап бирделәр. 6 нчы гимназия белән 96 нчы мәктәптә алай ук кыланмадылар тагын. Беренчесенә 204 документ кабул ителгән, араларында кәгазе дә, электрон рәвештәгесе дә бар икән. 96 нчы мәктәпкә исә 100 ата-ана балаларын беренче сыйныфка кабул итүләрен сорап гариза язган. Бу белем бирү йортына күбесенчә кәгазь гаризалар кергән. Рәсми мәгълүматлар буенча, барлык документлар барыбер электрон вариантка күчерелергә тиеш икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading