16+

Вертолет сыйныфы укучылары аттестатны заводта алды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрли. Ә менә Татарстандагы вертолет сыйныфын тәмамлаучыларның бәйрәмнәре аеруча үзенчәлекле узды. Аттестатларын алар Казан вертолет заводы бинасында алдылар.

Вертолет сыйныфы укучылары аттестатны заводта алды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрли. Ә менә Татарстандагы вертолет сыйныфын тәмамлаучыларның бәйрәмнәре аеруча үзенчәлекле узды. Аттестатларын алар Казан вертолет заводы бинасында алдылар.

Заводта лаеклы ялга чыккан тәҗрибәле белгечләрне алмаштырырдай яшьләрнең җитмәвен сизеп, Казан вертолет заводы җитәкчесе Вадим Лигай югары дәрәҗәле хезмәткәрләрне мәктәп бусагасыннан ук әзерләргә кирәк дигән фикергә килә. Шул рәвешле, моннан сигез ел элек Казанның 8нче гимназиясендә беренче вертолет классы ачыла. Соңрак бу рәтләргә 54нче мәктәп тә кушыла. Быел бу ике вертолет классын 52 укучы тәмамлады.
Укучыларның йөзендә дулкынлану катыш шатлык, моңсу елмаю, киләчәккә өмет, хыяллар.
- Булачак һөнәрем буенча укырга керү өчен математика фәнен яхшы белергә кирәк. Шуңа да IX сыйныфтан соң вертолет сыйныфына күчтем. Уку җиңел булмады, төгәл фәннәргә зур игътибар бирелә иде, күп тырышырга туры килде. Вертолет классында малайлар күбрәк, бездә 25 укучының бары 8е генә кызлар иде, - ди 54нче мәктәпне тәмамлаучы Настя Аксенова.
8нче гимназия укучысы Булат Шамилов әтисе сайлаган юлны дәвам итәргә, инженер булырга хыяллана.
- Нәкъ менә вертолет классында физика, математиканы ныклап өйрәнгәнгә, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыра алдым. Завод стеналарында узган чыгарылыш кичәсе безнең күңелләрдә озак сакланыр. Монда бик матур, чиста, кызык. Укыган чакта та бирегә килгәнебез булды. Беренче тапкыр вертолетны күргәч, хәтта очучы буласым килгән иде, - ди Булат.
Яшьләргә завод җитәкчесе Вадим Лигай да хәер-фатихасын бирде.
- Сез бу тормышта уз урыныгызны табарсыз дип уйлыйм. Без кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Сезгә ныклы белем бирергә тырыштык. Хәзер күңелегезгә хуш килгән, ихтыяҗларыгызны канәгатьләндерерлек һөнәр сайлагыз, бәхетле булыгыз, - диде ул.
Чарада Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов та катнашты. "Кечкенәдән киләчәктә төп транспорт чарасы очкычлар булыр дип хыялландым. Кыскасы, киләчәк сезнең кулда", - дип мөрәҗәгать итте ул чыгышында укучыларга.
Бәйрәм концерт программалары, чыгышлар белән үрелеп барды. Барлык укучыларга аттестат белән бергә ноутбуклар алырга сертификатлар да тапшырылды. Чара кысаларында Казан вертолет заводы белән Татарстандагы Талантлар университеты арасында уртак хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Әлеге университет дәүләт программасы кысаларында талантлы балалар һәм яшьләрне ачыклап, аларның сәләтләрен үстерү, бу потенциалны республика үсешенә җәлеп итү максаты белән оештырылган.
Булат Зиннуров, Казан илкүләм тикшеренү технология университетының административ эшләр һәм филиаллар буенча проректоры:
- Безнең уку йорты Казан вертолет заводы белән күптән хезмәттәшлек итә.Вертолет классын тәмамлаган укучыларның да күбесе безгә укырга килә. Уку йортында белем алу өчен барлык шартлар тудырылган. Студентларга Германиядә белемнәрен эстәү мөмкинлеге дә бар. Әле менә быел университет ишегалдына Ту-144 очкычын китереп куйдык. Киләчәктә монда интерактив авиация музее булачак дип ниятлибез. Кыскасы, уку йортыбыз тормыш өчен канатлар бирә.
Марина Пичугина, 8нче гимназия директоры:
- Бу чыгарылыш безнең өчен аеруча истәлекле. Быел гимназия статусында соңгы чыгарылышыбыз. 1 сентябрьдән без тагын бер мәктәп белән кушылып мәгариф үзәге дип атала башлыйбыз. Безнең белән хезмәттәшлек иткән уку йорты галимнәренә зур рәхмәт.
Татьяна Алексеева, 54нче мәктәп директоры:
- Безнең өчен күп нәрсә беренче тапкыр: заводка килү, вертолет классының чыгарылышы. Иң мөһиме - соңгысы булмасын. Бүген укучылар үзләренең язмышларын хәл итә. Уңышлар телик аларга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading