16+

Вузларда – «урак өсте» башлана

Бердәм дәүләт имтиханнары азагына якынлаша. Озакламый чыгарылыш сыйныф укучылары кулларында “баллы” аттестатлар булачак.

Вузларда – «урак өсте» башлана

Бердәм дәүләт имтиханнары азагына якынлаша. Озакламый чыгарылыш сыйныф укучылары кулларында “баллы” аттестатлар булачак.

Быел үзләре теләгән юнәлешләргә керү өчен абитуриентларга шактый күп мөмкинлекләр бирелә. Алдагы елларга караганда вузларда бюджет урыннары да арткан. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында кабул итү кампаниясенә багышланган брифингта хәбәр иттеләр.

Быелгы яңа уку елында республика вузларында белем алу өчен 20 мең бюджет урыны каралган. Бу узган елга караганда 20 процентка күбрәк. Бер үк вакытта дәүләти булмаган  ТИСБИ идарә университеты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион  һәм Иннополис университетлары кебек уку йортлары да 200гә якын бюджет урыны алган.

Күпчелек дәүләт урыннары  инженер-техник һәм педагогик юнәлешләр өчен бирелгән. Гуманитар юнәлештә психология, гаммәви мәгълүмат чаралары, мәгълүмати-китапханә эше, социология, туризм һәм юриспруденция буенча бюджет урыннары арткан. Бу узган ел аларга бюджет урыннары аз бирелү, яки бөтенләй бүленмәү белән дә бәйле. Бер үк вакытта Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән кайбер белгечлекләр, мәсәлән, дәвалау эше, педиатрия юнәлешендә максатчан кабул итү  өстенлекле калачак.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 20 июньнән башланган кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләренә тукталып үтте. Чыгарылыш сыйныф укучысы 5 югары уку йортына документлар тапшыра ала. Шул ук вакытта һәрбер вуз үзләрендәге 10 юнәлеш буенча аларны кабул итә. Узган ел исә абитуриент 3 юнәлешкә генә бирә алган. Шулай ук вузларга кирәкле кәгазьләрне тапшыру өчен берничә төрле мөмкинлек тудырылган. Электрон портал,  вузның сайтлары, почта аша һәм булачак студент үзе килеп тә документларны урнаштыра ала. Укырга керүчеләрнең исемлегендә абитуриентларның фамилияләре күрсәтелмәячәк.

Аларны СНИЛС номерлары буенча теркәячәкләр. Ул булмаса, укырга керүченең уникаль коды куелачак. Укырга керүчеләр өчен икенче дулкын уздырылмаячак. Элек беренче этапта бюджет урыннарының 80 проценты тулса, икенче дулкында калган 20 проценты ачыкланса, хәзер бары тик бер тапкыр гына уздырылачак. Өстенлек олимпиадада җиңүчеләренә, төрле ташламалары булган һәм максатчан юнәлештә килүчеләргә булачак. Алга таба вузлар конкурс нигезендә төп бюджет урыннарына абитуриентларны кабул итә башлаячак. Исемлек көн саен, хәтта көнгә 5 тапкыр яңартылачак. Шуңа да абитуриентка рейтингта ничәнче позициядә булуын карап торырга кирәк булачак. Элек исемлек көнгә бер тапкыр гына яңартыла торган булган.

Бакалавриат юнәлешенә килүчеләр  аерым шәхси күрсәткечләре өчен өстәмә балларга да ия була ала. Ул балларның гомуми суммасы 10 баллдан артмаска тиеш. Бер үк вакытта Татарстанда педагогларны әзерләү юнәлешендә махсус дәүләт проектлары гамәлгә ашырыла. Быел  башлангыч мәктәп, математика, тарих, информатика һәм  чит телләр буенча әлеге юнәлештә белгечлекләргә кабул ителәчәк.

Кайсы белгечлекне күбрәк сайлыйлар? Бу сорауларга әле җавап бирергә иртәрәк. Кабул итү кампаниясенең азагында гына җавап биреп булыр. Шулай да һәрбер вузда өстенлекле һөнәрләргә конкурс һәрвакыт кала. Вуз ректорлары бертавыштан яңа технологик үзгәрешләргә бәйле кайбер һөнәрләрнең цифрлаштыру белән бәйле юнәлешләре кызыксындыруы уятканын яшерми. КХТИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Юрий Казаков әйтүенчә, инженерлык, пилотсыз машиналар белән идарә итү, цирлы  проектларга бәйле юнәлешләргә кызыксыну арткан. Медицинада дәвалау эше белгечлеге, педиатрия өстенлеген югалтмый. Авыл хуҗалыгында авыл хуҗалыгы буенча инженерлар, агрономнар һәрвакыт кирәк булачак.

Барлык уку йортлары федераль стандарт буенча кабул итә. “Монда абитуриентларга вакцина кадату турында бернинди белешмәлек яки башка төрле кәгазьләр таләп ителми. Кагыйдәләр үзгәргән очракта, ул барлык вузлар өчен бер төсле булачак”, – диде Казан медицина университеты ректоры Алексей Созинов. Ул бер үк вакытта вакцина ясатырга чакырды.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading