16+

ЯЗНЫҢ АРЧАДА ҮТКӘН БЕР КӨНЕ

Яз көннәрендә Казанда яту килешмәс. Монда тамчылар да җырлый-җырлый биеми, кояшның кардан ак челтәр бәйләгәнен дә күрермен димә! Сәфәргә икән, димәк, сәфәргә... Баш мөхәрриребез Мансур Мортазин, газетабызның журналисты, шагыйрь Рифат Сәлах һәм мин. Бу юлы инде данлыклы Арча якларын сайладык.

ЯЗНЫҢ АРЧАДА ҮТКӘН БЕР КӨНЕ

Яз көннәрендә Казанда яту килешмәс. Монда тамчылар да җырлый-җырлый биеми, кояшның кардан ак челтәр бәйләгәнен дә күрермен димә! Сәфәргә икән, димәк, сәфәргә... Баш мөхәрриребез Мансур Мортазин, газетабызның журналисты, шагыйрь Рифат Сәлах һәм мин. Бу юлы инде данлыклы Арча якларын сайладык.

Кырлай
Арчага бар да, Кырлайга кермә, имеш. Ул төбәктә булу рухыбыз өчен кирәк. Кырлай авылында килгән кунакларга тиешле шартлар тудырылган хәзер. Кунакханәсендә кунып, музейларында булып, шүрәлеле урманнарында рәхәтләнеп адашып йөри аласың. Ә без, мәктәпкә кереп, Тукайның «авылдашларын» күреп чыгарга булдык. Биредә 150 бала укый, шуның 45е чит авыллардан җыйнала.
Мәктәп директоры Хәмбәл Зариповка: «Бу мәктәпнең үзенчәлеге нидә дип исәплисез?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итәм.
- Җәй бездә иртәрәк башлана, бәлки, шундадыр. Гадәттә, җәй башында һәр җирдә өмәләр оештыралар, ә аның иң беренчесе бездә буладыр, мөгаен. Чисталыкка, тәртипкә карата без бик таләпчән, кунаклар килгәндә көлеп торсын, дип тырышабыз. Ә инде мәктәп тормышы, укучыларыбызның уңышлары кызыксындыра икән, әлбәттә инде, җаваплылыкны һәрвакыт тоябыз. Балаларыбызның бик күбесе иҗат итә, конкурсларда катнашып, бүләкләр ала киләләр. «Минем булачак һөнәрем» дип исемләнгән инша конкурсында укучыбыз Рөстәм Зарипов республика күләмендә Гран-прига ия булды.
Рөстәм, урманчы булам, дип язган икән. Без дә, тынычланып, юлга кузгалдык: моный егетләр булганда, шүрәлеле куе урманнар сакланачак әле.

Ашытбаш
Ашытбаштагы иң матур йорт, әлбәттә, мәктәптер. Тышыннан да, эченнән дә нур бөркелеп тора. Кайда әле син мәктәп коридорының буеннан-буена салынган келәмнәр күрерсең. Аны җәю генә түгел, чиста итеп саклыйсы да бар. Мәктәптә укучы 130 бала бер залга җыйналган: Рифат Сәлах шигырь укый, мин исә, һәр баланың күзенә карап, аларның кичерешләрен күзәтәм. Ни хикмәт, аларның 130ында да 130 төрле караш, ә иң мөһиме: берсе дә битараф түгел. Бу балалар арасыннан бик күп шәхесләр чыгар әле, Алла боерса, юрауларым да буш җирлектә генә түгел. Ашытбаш авылы мәктәбе, республика күләмендә көрәшеп, Тукай исемен алуга ирешкән. Финалга чыккан 58 мәктәпнең берсе дә төшеп калганнардан булмагандыр, әлбәттә. Шулай да, иң лаеклысы итеп, Ашытбаш мәктәбе табылган. Балаларның дипломнары һәм Мактау кәгазьләреннән том-том китаплар җыйналган инде.
- Безгә җәен килегез, - ди мәктәп директоры Рәмизә Рәисовна. - Бакчабыз бик матур, ишегалларыбыз гөлгә күмелә. Һәр эшне дә матур нәтиҗәләргә ирешерлек итеп башкарырга тырышабыз. Район җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез. Хәтта кечкенә генә уңышыбызны да күреп, безнең өчен шатланып торалар, моны тоеп эшләве бик рәхәт.



Яңа Кенәр
Урам буйлап тезелгән сары автобусларны күргәч тә, аңларга була: бу авылның мәктәбе бик зурдыр. Чыннан да, Яңа Кенәргә 15 авылдан килеп укыйлар икән, укучыларның саны 500гә җитә.
Мондагы зәвыклылыкны, матурлыкны сөйләп кенә бетерерлек түгел. Бер сүз белән әйткәндә, заманча итеп салынган өр-яңа мәктәп. Арада, әлбәттә, төрле мәктәпләр бардыр, шулай да моңарчы Арча районында караусыз, иске мәктәп очратканым юк. Кеше сызган юлдан да йөрү түгел, югыйсә, маршрутны да үзебез сайлыйбыз. Күрәсең, бу районда мәктәпләргә караш бик җылы.
Яңа Кенәр мәктәбенең 80 еллык тарихы бар. Бүген алар физика-математика юнәлешендәге лицей статусын алырга йөриләр.
Мәктәпнең укыту эше буенча мөдире Илмира Әхмәтова институтлар белән хезмәттәшлек алып барулары турында сөйләде. Читтән торып үткәрелә торган бик күп олимпиадаларда, конкурсларда катнашалар икән.
- Безнең теләк - мөмкин хәтле күбрәк балаларны конкурсларда катнаштырып, аларның активлыгын арттыру. Тәвәккәл булып, үз-үзләрен сынап карарга курыкмасыннар, теге яки бу фәнгә кызыксыну уянып китәргә дә мөмкин.
Кыңгырау чыңы барыбызны да урамга дәшә: балалар автобусларга чабышалар, безгә дә кузгалырга вакыт. Әллә нигә яратып бетермим мин бу сары автобусларны, балаларны авылларыннан аера кебек, төсеннән үк сагыш сирпелә сыман. Бер уйласаң, элек тә күпләр шулай йөреп укыганнар, ул вакытта әле техникасыз, җәяү. Бүген мондый затлы мәктәпләрдә укып, кадер-хөрмәт күреп үскән балалар туган авылларын ташламаслар дигән өмет бар. Мәктәп бакчасындагы бүген-иртәгә ачылырга әзерләнгән бөреләргә карап куйдым да ышанычым арта төште. Нәни генә бөреләр дә, яз килү өмете белән яшәп, салкыннарны җиңеп, исән калалар...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading