16+

Югары Кәминкә мәктәбе «шәһәрләшә»

Менә быел да 9 майда авылыма кайтып, Җиңү бәйрәме парадын күзәтеп килдем. Әллә үзебез бәләкәй, әллә без укыган чорда мәктәбебез унбер еллык булганга, ул чактагы мәктәп укучылары ничектер озынрак буйлы, эрерәк сөякле була иде сыман. Хәер, бу безгә генә шулай тоелгандыр инде. Тик шунысы аяныч, аяклы тарих булган сугыш һәм...

Югары Кәминкә мәктәбе «шәһәрләшә»

Менә быел да 9 майда авылыма кайтып, Җиңү бәйрәме парадын күзәтеп килдем. Әллә үзебез бәләкәй, әллә без укыган чорда мәктәбебез унбер еллык булганга, ул чактагы мәктәп укучылары ничектер озынрак буйлы, эрерәк сөякле була иде сыман. Хәер, бу безгә генә шулай тоелгандыр инде. Тик шунысы аяныч, аяклы тарих булган сугыш һәм...

Югары Кәминкә тугыз еллык гомуми урта белем бирү мәктәбендә хәзерге вакытта 59 бала белем ала. «Шуларның сигезе тиздән тугызынчы сыйныфны тәмамлаячак. Ә киләсе уку елына беренче сыйныфка алты бала керер дип исәпләп торабыз», - ди мәктәп директоры Гөлшат апа Мингатина. Дөрес, сентябрьгә хәтле әле вакыт бар. Тик бу фаразлар буенча, өч авылга хезмәт күрсәтеп торучы мәктәп яңа уку сезонында янә ике укучыга кими дигән сүз. Их, мәктәбемнең 11 сыйныфлы булып, шаулап торган чакларын сагынып искә алырга гына калды шул. Ә бит кайчандыр, безнең әниләр, абый-апаларым укыган заманда авыл мәктәпләрендә дә параллель сыйныфлар булган, укыту процессы икешәр сменага бүленеп алып барылган. Эшләр болай дәвам итсә, соңгы сугыш чоры балалары белән бергә, авылларыбыз үзләре дә карталардан юкка чыкмас, дип кем әйтә ала?!.
Шулай да бу кайтуымда авылыбыз мәктәбендә барган уңай үзгәрешләрне, башланып киткән ремонт эшләрен күреп, ихластан сөенеп килдем әле. «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең баш бухгалтеры Искәндәр Гарифуллин үзенең туган авылына, аның халкына күп ярдәм итте. Инде авыл мәктәбенең агач рамлы тәрәзәләрен пластикка, прессланган пычкы чүбеннән гыйбарәт булган ишекләрне агачка алмаштыру, шулай ук санитар таләпләргә туры китереп, мәктәп эченә бәдрәфләр ясау, мәктәп бинасын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры китереп җиһазлау эшләре өчен, «Татнефть» оешмасы янә мәктәпкә дүрт миллионга якын акча күчерергә вәгъдә иткән. «Моңа кадәр мәктәпкә янгын куркынычсызлыгы һәм террорчылыктан саклану буенча да кисәтү-күрсәтмәләр булган иде. Ул чакта «Татнефть» оешмасы безгә видеокүзәтү җайланмалары һәм янгынга каршы торучы линолеум алырга булышкан иде», - ди Гөлшат апа, Искәндәр Гарифуллинга рәхмәт сүзләрен җиткереп.
Ремонт эшләрен башкаруга алынган «Контингент» оешмасы подрядчыларының сөйләве буенча, аларда - күрше Нурлат районында мондый аз укучылы мәктәпләрне инде күптән ябып бетергәннәр. Элек Татарстан авылларында асфальт юл юклыгыннан зарлана торган булсалар, хәзер мәктәпкә ия булган күп кенә авылларның «әле дә ярый асфальт юлыбыз юк» дип сөенә торган вакытлары җитте шул. Чөнки асфальт булды исә, мәктәпне ябып куеп, балаларны район үзәгенә йә булмаса якын тирәдә берәү генә калдырылган унбер еллык мәктәпкә ташый башлауларын көт тә тор! Шөкер, безнең авылда асфальт юллар да, һәр йортка кергән артезиан суы да бар, 9 сыйныфлы мәктәп тә тулы куәтенә эшләп, яңартылып тора. Менә яңа уку сезонында мәктәбебез, шәһәрдәге сыман, җылы бәдрәфле дә булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading