16+

«Артист һөнәре – миңа язмыш бүләге»

Ул - тормышта әллә ни күзгә чалынып тормый торган тыйнак артистларның берсе. Туфан Миңнуллинның «Диләфрүз» спектаклендәге нәкъ үзе уйнаган Җәмилгә охшаган. Диләфрүз дә тикмәгә генә башкалар арасыннан аны сайламаган. Фәнис САФИН моннан унбиш ел элек диплом спектаклендә дә шушы рольне башкарган иде. Тамашачы артистны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында...

«Артист һөнәре – миңа язмыш бүләге»

Ул - тормышта әллә ни күзгә чалынып тормый торган тыйнак артистларның берсе. Туфан Миңнуллинның «Диләфрүз» спектаклендәге нәкъ үзе уйнаган Җәмилгә охшаган. Диләфрүз дә тикмәгә генә башкалар арасыннан аны сайламаган. Фәнис САФИН моннан унбиш ел элек диплом спектаклендә дә шушы рольне башкарган иде. Тамашачы артистны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында...

Фәнис үзенең сәнгать юлыннан китүе турында болай дип сүз башлады.
- Мин Чүпрәле районында туып үстем. Мәктәптә укыганда хыялым укытучы булу иде. Педагоглар да үз юлларыннан китүемне теләде. Аннары клубларда җырлап, спектакльләрдә катнашып йөри башлагач, күңел мәдәният һәм сәнгать университетына тартылды. Режиссура бүлегенә керергә йөргәндә, Наил Дунаев белән Илдар Хәйруллин актерлык бүлегенә керергә тәкъдим иттеләр. Аннары кафедрада тәнкыйтьче Рәүф Игъламов белән очраштык. Ул да шундый ук киңәш бирде. Шулай итеп, студент булып куйдым. Укуымны тәмамлаганнан соң, туган якка эшкә кайтырга дип чемоданнарымны тутырган идем инде.
Г.Камал исемендәге театрда калдырдылар. Бу һөнәр миңа язмыш бүләге дияр идем.
- Фәнис, син тормышта бик җитди күренәсең. Ул холкың комедиядә уйнаганда комачауламыймы?
- Яшьтән әтисез калып, әни белән генә үскәнгәме, тормыш мине төрлечә кыйнады. Юлымда начар кешеләр дә очрады. Андыйларны үземә якын җибәрмәскә өйрәндем. Мин кешеләрнең әйбәт сыйфатларын алырга тырышам. Үзләрен иркен тоткан кешегә сокланып карыйм. Тормыш шулай кырыс иткәнгәдер, миңа кеше белән аралашып, чын күңелдән сөйләшеп китү өчен күп вакыт кирәк. Ә инде комедиядә уйнагандамы, трагедиядәме - җитдилек комачауламый. Режиссер үзеңдәге сыйфатларга карап рольне бирә. Тамашачыга җиткерү өчен без аны үзебез тудырабыз. «Диләфрүз»дәге Җәмилне биргәндә дә режиссерлар минем холкымны күздә тотканнар, күрәсең. Элек Җәмилне минем якташым Ринат Таҗетдинов уйнаган. Бу минем өчен үзе бер горурлык.
- Фәнис, сине һәрвакыт уңай образларда гына күрәбез. Тискәре рольләрең беркайчан да булмадымы әллә?
- Әйе, һәр артистның күбрәк уйныйсы, күбрәк таныласы килә. Минем рольсез утырганым юк. Арада тискәреләре әлегә күренми. «Яра» спектаклен уйнаганнан соң, тамашачы үземә: «Бик жәлләдек үзеңне», - дип килеп әйткәч, рәхәт булып киткән иде.
- Артист күпме уйнаса да, аңа һәрвакыт роль җитми. Сирәгрәк уйнаганда театрдан китәсе килгән чакларың булмыймы?
- Юк, мин режиссерга үпкәләмим. Без бит коллективта илле артист. Аларга рольләрне ничек җиткереп бетерәсең. Кайвакыт башка урында эшләсәң иде, дип уйлыйсың. Әмма премьерадан соң, әйбәт уйнадың дисәләр, фикер үзгәреп куя. Адәм баласына һәрвакыт нидер җитми инде ул. Аннан соң минем театрда эшләвемә районда яшәүче әнием, укытучыларым сөенә.
- Фәнис, син бит әле җырчы да. Әлеге талантыңны спектакльләрдә режиссерлар файдаланамы?
- Әйе, спектакль куяр алдыннан Фәрит Бикчәнтәев аны истә тотадыр. Миңа һәр спектакльдә диярлек җырларга туры килә. Тормышта бер үкенечем калды. Яшьрәк чакта баянда уйнарга өйрәнә алмадым.
- Синең хезмәтеңне гаиләдә хатының аңлыймы?
- Хатыным Эльза башта сәнгатьне аңлап җиткерми иде. Мин аңа: «Кемгә кияүгә чыкканыңны белеп чыктың», - дидем. Хәзер башкача карый. 7 яшьлек кызыбыз Фәйрүзәне музыка мәктәбенә бирдек.
- Бүген эштән соң күпләр телевизор, компьютер янында утыра. Үзең өйдә ниләр белән шөгыльләнергә яратасың?
- Мин элек китап укырга ярата идем. Югары сыйныфларда ук китапханәдә укымаган китап калмады. Фильмнарга караганда, әдәби әсәр укып, кеше үзенә гыйбрәт ала. Бүгенге көндә өйдә гөлләр үстерергә, агачтан әйберләр эшләргә яратам. Фатирга ремонтны да үзем ясыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading