16+

Татарстан мәктәпләре дистанцион укуга күчәргә мөмкин

Әмма моның өчен аерым шартлар куелачак.

Татарстан мәктәпләре дистанцион укуга күчәргә мөмкин

Әмма моның өчен аерым шартлар куелачак.

Язгы каникулларга кадәр укулар дәвам итә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы илдә коронавирус таралу сәбәпле, балаларны дистанцион укуга күчерергә әзер.

Тик белем алу процессы өзелергә тиеш түгел. Моның өчен ата-аналар гариза язып, баланың өйдә укуын, гомумән, читтән торып уку вакытында укучының урамга чыкмаячагын, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булмаячагын  да гарантия бирә.

Шул очракта бала өйдә кала ала. Министрлыкның матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, мондый гариза мәгариф учреждениесе директоры исеменә языла. Татарстан мәктәпләрендә Мәскәүдәге кебек дәресләргә ирекле йөрү турында сүз бармый.

Дистанцион укытуны, почта яки мессенджерлар аша биремнәр юллауны мәктәп үз өстенә алачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading