16+

«Алфавит Актаныш белән Аксәеттән башлана...»

Гомер-гомергә сәнгать дип янып яшәгән актанышлыларның һәр чыгышы җанга сары май булып ята. Үзем Актаныштан булганга күрә генә түгел - ел саен Казанга имтихан тотарга килгән якташларымның концертына килеп, башыннан ахырына кадәр ләззәтләнеп караучы Казан тамашачысыннан чыгып та әйтәм мин моны.

«Алфавит Актаныш белән Аксәеттән башлана...»

Гомер-гомергә сәнгать дип янып яшәгән актанышлыларның һәр чыгышы җанга сары май булып ята. Үзем Актаныштан булганга күрә генә түгел - ел саен Казанга имтихан тотарга килгән якташларымның концертына килеп, башыннан ахырына кадәр ләззәтләнеп караучы Казан тамашачысыннан чыгып та әйтәм мин моны.

Быел да Актанышның йөзек кашы - «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе залында куйган концерты бер тында узды. Чыгышы белән Актаныштан булганнар гына түгел, Татарстанның халык артистлары - Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, Айдар Фәйзрахмановлар да концертны башыннан ахырына кадәр рәхәтләнеп карады. Уң як күршем Салават абый һәр чыгыш, һәр вокалист белән кызыксынып утырды.
- Актаныш гомер-гомергә сәнгать ягыннан башкалардан бер башка югарырак торды. Монда бит эш Минтимер Шәймиев ягы булуда гына да түгел. Ягыгыз шундый сезнең - Актанышта сәнгать теләсә кайсы вакытта яшәде, яши, яшәячәк. Һәрвакытта шәп югарылыкта! Мин ел да актанышлылар концертын калдырмаска тырышам, - диде ул, концертка бәя биреп.
Татар, рус, башкорт һәм удмурт биюләре белән «кыздырган» «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең уңышлары да шактый шул. Аларның яулаган җиңүләрен санап бетереп булмый. Аеруча, дәүләт статусын алганнан соң, аның бар яктан да килгән көчле состав белән ныгытылуы да үз эшен эшләде - районга яшьләр кайтты, «кан яңарды» дигәндәй. Бүген, ансамбльнең җитәкчесе Лилия Ялалова белән берлектә, репертуар сайлау, костюмнар тегелешенә дә зур игътибар бирелә. Әлбәттә, 15 елдан артык Актаныш район хакимияте башлыгы булган, хәзерге Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов эшләгәндә дә, хәзер - Фаил Мисбах улы Камаев җитәкчелегендә дә районның сәнгать тармагына игътибары зур булды. Район хакимияте башлыгының урынбасары Ландыш Шәмсунова әйтмешли, актанышлылар кыздырганда, чыдасын гына сәхнә тактасы!..
Актанышның биючеләре янәшәсендә көчле тавышлары, үзләре сәхнә тотарлык талантлары да җитәрлек. Районның үзендә торып иҗатта кайнаучы Робсон Мусин, Атлас Әмируллин, Линарис Шангәрәев, Рәзилә Галиева һәм Лилия Хөсәеноваларын, инде Казан тамашачысына яхшы таныш Сирина Исламова, Алмаз Нургалиев һәм Илнар Ялаловларын да әлеге концертта күрү бәхете тәтеде. Рәзилә, Лилия, Алмаз белән Илнарның «Татар моңы» кебек яшь башкаручыларның дәрәҗәле халыкара телевизион конкурсында үзләрен күрсәтеп, лауреат булуларын искә алсак... «Кайда белем алган бу кыз?» - дип сорый миннән Айдар Фәйзрахманов, Лилия Хөсәенова баянга кушылып татар халык җыры «Әзифә»не башкарганда. Вокал белеме булмаган Лилиянең үзе көйләр иҗат итүен дә белгәч, соклануын яшерми.
Мин дә якташларым белән ихластан горурланып утырдым. Аягүрә басып алкышлаганда да, уенын-чынын кушып, уң як күршем Салават абыйга елмаям:
- Җыен талант Актаныштан чыга инде, әйеме, Салават абый?
Сүзгә кесәгә кермәс халык җырчыбыз сер бирми тагын:
- Соң! Алфавит Актаныш белән Аксәеттән башлана инде!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading