16+

Алия Исрафилова көн дә көндәлек яза?

Алиянең «Өзелеп сагынырсыңмы?» дигән альбомын, арттырусыз, өзелеп сагынып көтеп алдык инде. Моңлы-лирик җырлары белән яраттырган җырчы кыз аны җиз иләктән уздырмыйча тәки тамашачыга тәкъдим итмәде шул. Һәр җырга дикъкать белән якын килүче Алиягә без - университетта бергә укыган төркемдәшләре төрттерергә дә онытмадык үзе: «Без яшь әле, тәк тә чыгар ул...

Алия Исрафилова көн дә көндәлек яза?

Алиянең «Өзелеп сагынырсыңмы?» дигән альбомын, арттырусыз, өзелеп сагынып көтеп алдык инде. Моңлы-лирик җырлары белән яраттырган җырчы кыз аны җиз иләктән уздырмыйча тәки тамашачыга тәкъдим итмәде шул. Һәр җырга дикъкать белән якын килүче Алиягә без - университетта бергә укыган төркемдәшләре төрттерергә дә онытмадык үзе: «Без яшь әле, тәк тә чыгар ул...

- Алия беренче сорауны биреп торыйммы, үзең үк җавап бирә башлыйсыңмы?..
- Була, концерт та була, Алла боерса. Беләсең бит, концерт әзерли башласам, мин аны энәсеннән җебенә кадәр уйлап җиткерергә тиеш. Шуның кадәр җаваплылык каршымда - курку хисе дә итәктән тарткалый... Хыялымда йөрткән, тамашачы буларак үзем барырга хыялланган концертны күз алдымда тотам - тере музыкантлар, видеоэкран, шигъри тон һәм һәр күзәнәгем аша саркып чыккан җырларым... Әлеге концерт бик югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Шундый таләпләр куйгангамы, ул әлегә минем өчен чишелмәгән сорау булып калды да. Музыкантлар дигәндә, мин әлегәчә татар аудиториясе өчен «Казан нуры»на җиткән коллектив күрмим... Күрәсеңме, концерт сызым рәвешендә инде туып килә? (Көлешәбез.)
- Биш ел әзерләнгән альбомны яздыруда калкып чыккан авырлыклар турында да үз телеңнән ишетик.
- «Өзелеп сагынырсыңмы?» исемле үземнең дә күптән көткән альбомым дөнья күрде. Озак әзерләнде, яшермим. Җырны бит аны туктаусыз яздырып торып була - бу җире ошамый, әйдә кабат, әйдә менә болайрак. Яңа җыр өйрәнәсең, тукта, бусын да альбомга кертим әле, дисең. Шулай итә-итә тоткарланды да шикелле. Аннан, дискны бит аны акча эшләр өчен чыгармыйсың, үз-үзеңне тәкъдим итү өчен әзерлисең. Ә иҗатны тәкъдим иткәндә һәрвакытта җиде кат үлчәп, бер кат кисү мәслихәт.
- Без Алияне һәрвакыт лирик образда гына күрербезме икән?
- Әлбәттә, лирик - иҗатта мин үз-үземә хыянәт итә алмыйм. Бүген татар дискотекаларына сусау заманы, ул яктан мин дә экспериментларга әзер шикелле. Бер аягым белән анда да кереп чыгасым килә, әмма кискен үзгәрешләр турында сүз дә була алмый.
- Җыр дөньясы хәзер көндәшлек мәйданы белән бер. Сиңа әрсезлек җитми шикелле.
- Минем өчен бервакытта да популярлык беренче урында булмады, җыр яздыру, аны җаныма ятышлы итү процессы күбрәк якын. Матур өйдә яшим, гаиләм бар - төркем туплап чыгып китәр өчен бит бар дөньяңны онытып, башаяк эшкә чумарга кирәк. Ниндидер бер районга төркем туплап чыгып киттең дә, эшләп кайттың түгел. Кайдадыр бер концерт куяр өчен дә ким дигәндә ул районга өч тапкыр барып кайтырга кирәк. Ә төркем тупладыңмы, рәхим итеп, аларны даими эш белән тәэмин итәргә дә тиешсең. Бер концерт белән ерак китә алмыйсың, кабат-кабат юлга чыгып китү зарур. Бер сүз белән - эт эше ул. Мин әлегә үзем дә берәр айлап өйдән чыгып китәргә әзер түгел, балам да кечкенә. Бар эшләрне дә җайлап бетергәч, ныклап тотынырга исәп бар. Әлегә мин күбрәк Зиннур белән йөрим, шулай ук җыелма концертларда чыгыш ясыйм.
- Туйдырмадымы әле эстрада дөньясы?
- Музыка дөньясы шундый киң - бер керсәң, аннан чыгу мөмкин түгел. Булды җитте, туйдым, эстрададан китәм, бизнес ачам, дип лаф орган җырчыларны беләм. Инде ничә ел буе шул сүзне сөйлиләр, һәм без шул җырчылар белән гримеркаларда очрашуны дәвам итәбез. Сәхнә үзе бер авыру инде ул.
- Ә үзең бит журналист булырга укыган кеше...
- Мин журналистика белән кызыксынам, газета-журналларны укып барам, төркемдәшләрем иҗатлары белән хәбәрдар. Каләмемне чарлыйм - һәр көнне көндәлек язам. Ул үзе бер күңелне бушатыр урын да, каләмне онытып бетермәү дә. Шуңа үземне журналистика өлкәсеннән ерак киттем дип санамыйм.
- Сәлим зур егет булып, бакчага йөри башлаган икән...
- Әйе, кайвакытта безнең елаганны күрше-тирә районнар да ишетә бугай. Әлегә әни малае бит - малайлар болай да иркә була диләр. Мин урамга чыгышлый иннек-кершән сөртә башласам, Сәлим дә, урындыгын тотып, көзге каршына килеп баса. Ул битенә сөрткән карандашны юарга ярамый - шул килеш урамга чыгабыз. Рухи яктан әлегә минем белән бәйлелек көчле булса да, холык-фигыль белән әтисенә охшаган ул. Шундый ук тәвәккәл, кыю.
- Җырчы малаеның җыр куәсе дә бардыр әле?
- Мин сизәм - аның тавышы бик матур кебек. (Рәхәтләнеп көлә.) Елаганда да матур елый ул! Улым җыр юлыннан китмәсә дә, җырны тоемлый торган нечкә күңелле кеше булсын иде.
- Ә Сәлимнең әнисенә ниләр теләр идең?
- Ныклап эшкә тотынасым килә. Яңа җырлар, яңа иҗади баскыч - күтәрелеш телим. Үземне җыр сайлауда талымлы дияр идем, ул яктан бары тик үземнең сиземләвемә, үз зәвыгыма гына таянам. Ошаган җыр булса, аңа тешем-тырнагым белән ябышам. Иҗади әрсезлек тә юк түгел дигән сүз! «Сагышлы хисләр» җыры (Рөстәм Хәйруллин көе, Мирһади Разов сүзләре) белән шулай булды. Менә хәзер «Әти кайтып килә басудан» җырына «беректем». Эльмира Җәлилова сүзләренә Илгиз Закиров иҗат иткән җыр минем эчке дөньяма туры килә. Шундый җырларым күп булсын да, юлымда уңышлар гына өелеп торсын инде!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading