16+

Алсу Әбелханова икенче кат әни була!

Алсуның озакламый әни булырга җыенуын белүгә үк «Йолдызлар яңгыры» аны әлеге шатлыклы вакыйгасы белән котларга ашыкты. Әле күптән түгел генә Алсуның яңа фатирында кунакта булып, конфет яратучы алты яшьлек улы Әмир белән аралашып кайткан идек. Ул вакытта Әмир нәкъ олы кешеләргә хас зирәклек белән: «Бәбиләрне беркайдан да алып кайтмыйлар, аларны...

Алсуның озакламый әни булырга җыенуын белүгә үк «Йолдызлар яңгыры» аны әлеге шатлыклы вакыйгасы белән котларга ашыкты. Әле күптән түгел генә Алсуның яңа фатирында кунакта булып, конфет яратучы алты яшьлек улы Әмир белән аралашып кайткан идек. Ул вакытта Әмир нәкъ олы кешеләргә хас зирәклек белән: «Бәбиләрне беркайдан да алып кайтмыйлар, аларны Аллаһы Тәгалә генә бирә», - дигән иде. Баксаң, «Амин!» сәгате сугып, Аллаһы Тәгалә аларга шундый бәхет язган да. Быел мәктәпкә барачак Әмиргә икеләтә бәйрәм булачак.
- Әйе, мин икенче кат әни булырга җыенам, - диде Алсу аны шатлыклы вакыйгасы белән котлап шалтыраткач, - әмма кемне көткәнебезне әйтәсем килми. Сентябрь аенда нарасыебыз якты дөньяга тугач, килерсез, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз.
Без дә артык төпченергә теләмибез. Туачак нарасыйлары сау-сәламәт кенә була күрсен. Тормыш иптәше Радик белән балалар игелеге күрергә язсын Алсуга!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading