16+

Авылдаш

Моннан нәкъ биш ел элек, 18 июнь көнне, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюпов вафат булды. Шушы көннән соң дүрт ай да үтмәде (7 октябрь), икенче Әюп - күренекле шагыйрь Харрас Әюпов та бакыйлыкка күчте. Алар авылдашлар иде: Мөслим районындагы Түрештән булган бу ике шәхеснең берсе - театрда, икенчесе...

Авылдаш

Моннан нәкъ биш ел элек, 18 июнь көнне, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюпов вафат булды. Шушы көннән соң дүрт ай да үтмәде (7 октябрь), икенче Әюп - күренекле шагыйрь Харрас Әюпов та бакыйлыкка күчте. Алар авылдашлар иде: Мөслим районындагы Түрештән булган бу ике шәхеснең берсе - театрда, икенчесе...

Бу юлы сүзем Наил абый турындарак булыр.
Үз күзәтүләремнән чыгып, аны аралашучан, ярдәмчел, юмарт кеше иде дип беләм. Шул ук вакытта, бик кызу холыклы, тиз кабынып китүчән, кирәксә, якаңнан эләктереп алырга да күп сорап тормаслардан иде ул.
Кызык факт: ике Әюп тә гомерләренең соңгы елларын Тинчурин театры бинасыннан әллә ни ерак түгел генә урнашкан йортларда (Жуковский урамында) яшәп үткәрде. Икесе ике урам башында дигәндәй. Икесенең дә фатирында булганым бар. Беренче тапкыр кунак булганда, Наил абый үзе генә яши иде инде. Гаиләсез-нисез дигәндәй... Кайда да булса очрашсак, балкып-елмаеп күрешер иде ул («Нихәл, апай? Ник килмисең? Кил, балык кыздырып ашарбыз! Онытып бетермә, без бит синең белән авылдашлар!»). Шул арада туган якларда булу-булмавым белән кызыксына, әтигә сәлам әйтергә дә онытмый иде («Миннән ике яшькә зуррак булса да, бәләкәй чакта, без Лерон белән бергә уйнап үстек бит! Сәлам тапшыр аңа, яме!»).
Наил абый - беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең яшьлек дусты, кайчандыр Минтимер белән Сәкинә туенда шафер, ягъни, үзебезчә әйтсәк, шаһит егет булган кеше. «Хатыным белән аерылышкач, шушы фатирны алыр алдыннан, Минтимергә гозер белән барырга туры килде. Иртән эшкә килгәнен көтеп торам. Ул күренүгә: «Минтимер!» - дип кычкырдым да аңа таба ыргылдым. Сакчылары шундук эләктереп алды, әлбәттә. Мине күрүгә, Минтимер сакчыларына: «Җибәрегез, үз кеше!» - дигән сүзләр әйтеп, ишарә ясады», - дип сөйләгәне хәтеремдә калган Наил абыйның. «Илбашы белән еш аралашасыздыр инде?» - дигәнемә җавап итеп, ул болай дигән иде:
- Юк, Минтимерне борчымаска тырышам. Ул бит - дәүләт кешесе! Татарстан Президенты бит ул! Ә менә Сәкинә ханым еш шылтырата, хәлләрем белән кызыксына. Минтимер кушуы буенчадыр дип уйлыйм. Шуңа гаҗәпләнәм: Сәкинә ханым минем хакта барысын да белеп тора. Каян белә - аптыраш!
...Бервакыт, сынчы Фәһим Фәсхетдиновның остаханәсеннән чыктык та, урамда, Татарстан радиосы урнашкан бина янында басып торабыз. Тротуардагы юкә агачларына карап, Наил абый безгә (юлдашым Марат Закир белән миңа) болай диде:
- Бу агачларның бөтенесе дә нигә юлга таба авышканын беләсезме? - Үз соравына җавапны үзе үк бирә: - Чөнки безнең Фәһим дустыбыз, өенә кайтышлый, көн саен бу агачларның һәрберсе янына тукталып, аларга орынып, кагылып үтә...
Шуннан соң ул, студентлар ашханәсенә таба максатчыл адымнар белән җәһәт-җәһәт атлаган чакта, юлдашлары тарафына икенче шаян җөмләсен «ыргытып» ала:
- Асфальтның читенә утырып була, җир читенә утырып булмый!
Нигә тәкъваланырга: Наил абый да, күпләребез шикелле, салырга - тамак чылатырга ярата иде. Әмма беркайчан да һөнәри эшчәнлегенә зыян китермәде дип беләм.
Вафатына бер ел кала, мәшһүр артист вә авылдашым булуын һәрдаим истә тотып, аңа шигырь багышлаган идем:
Шәп уйныйсың...
Шәп җырлыйсың...
Бу - хакыйкать:
Син - талант!
Ә мин нишлим?
Мин кул чабам...
Бу очракта
Мин - фанат.

Әйе, Наил абый вафат булганга да биш ел вакыт узган диген. Аның турында уйланганда, биш ел элек, ягъни 2008 елда вафат булган бүтән мәшһүр затларыбызны да исемә төшердем: Марс Шабаев (1 февральдә бакыйлыкка күчте), Кави Латыйп (13 апрель), Роберт Әхмәтҗанов (13 май), Чыңгыз Айтматов (әнисе татар, 10 июнь), Дүсил Касыймов (12 июль), Мәгъсум Хуҗин (25 август), Рәшит Ягъфәров (25 август), Харрас Әюп (7 октябрь), Идрис Мәсгутов (23 ноябрь)...
Булды заман: вакыт узды чиратларда -
Чират торды хатын-кыз да, ир-атлар да...
Күпме мәшһүр татар китеп барды
Чират саклап тормый гына зиратларга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading