16+

Авырга төшмәсме соң?

Мөслим якларына командировкага чыкса, Ләбиб Лерон Түреш авылында яшәүче әтисе Лерон агай янына хәл белешергә сугылмый калмый - факт! Район үзәгеннән утыз гына чакрым ләбаса. Бу яклардан Дәүләт Советына депутат булып Роберт Миңнуллин сайлангач, юлын да әйбәтләделәр. Асфальт ук түгел түгелен, таш белән дә вакланмадылар, комнан салдылар юлны Түрешкә!

Авырга төшмәсме соң?

Мөслим якларына командировкага чыкса, Ләбиб Лерон Түреш авылында яшәүче әтисе Лерон агай янына хәл белешергә сугылмый калмый - факт! Район үзәгеннән утыз гына чакрым ләбаса. Бу яклардан Дәүләт Советына депутат булып Роберт Миңнуллин сайлангач, юлын да әйбәтләделәр. Асфальт ук түгел түгелен, таш белән дә вакланмадылар, комнан салдылар юлны Түрешкә!

Шулай берсендә хезмәттәше Нәсим Акмал белән кайта Ләбиб әтисе янына. Лерон абыйның мәшәкатьле чагына туры киләләр - мунча сипләп яткан чагы икән. Хәзер Мөслим якларында мода шундый: мунчаның муртайган аскы ниргәләрен суырып чыгаралар да нигезен кирпечтән өеп менгерәләр - өсте агач, асты таш мунча килә дә чыга.
Егетләр җиң сызганып эшкә керешә. Тик, карап торышка җайлы гына тоелса да, нигез бик әкрен күтәрелә. Казанга кайтып китәргә нибары көн ярым вакыт калып килә. Бер тотынгач, эшне тәмамлау мәслихәт бит инде андый чакта.
- Авылыгызда эшсезлектән тилмереп йөрүчеләр бетмәгәндер, - ди шунда Нәсим, хондрозлы билен тотып, - чакырыйк әле берәрсен булышка.
- Түреш халкы бердәм ул, бер сызгырсаң, бөтен авыл җыела. Тик кара аны, үзеңә авырга төшмәсен! - дип кисәтә Ләбиб.
- Аның ние бар?! Авыл егетләре тырыш була, ул - эшләр, без бер читтә өйрәтеп, тәмәке көйрәтеп кенә торырбыз.
…Күршеләре Илсурны чакыралар. Киң күкрәкле, тимер беләкле бу егетне күргәч, Нәсим, болай булгач эшләр пеште, дип сөенергә дә өлгерми, Илсур аның кулына чиләк тоттыра.
- Таш эше измә ясаудан башлана ул, язучы абыйлар, өйрәнеп калыгыз! Урамнан йөгертеп кенә биш чиләк ком алып кер әле!
Нәсимгә башта ком ташырга, аннары цемент китерергә туры килә.
- Менә монысы көрәк дип атала моның, абый, белеп кал! Измәне төптәнрәк алдырып болгат! Суны чама белән генә куш! - ди аңа аннары Түреш егете.
Измә әзер булуга, бер читтә тәмәке көйрәтеп торучы Илсур тагын Нәсимгә эндәшә:
- Бусы мастерок булыр моның, өйрәнеп кал, энем!
Мескен Нәсимгә туктаусыз измә болгатырга, кирпеч ташырга, шуны үзенә үк өяргә дә туры килә. Ә Илсурның командалары баш очында шартлаган чыбыркы шикелле яңгырап кына тора:
- Кирпечеңне туры сал, кыек-мыек өяргә сезнең Сарман ягы түгел бу сиңа!
Шул рәвешчә бер көн чамасы маташкач, кызрач Нәсим түзми, Ләбибнең колагына пышылдый:
- Куып чыгар бу колбиләүчене, ату мин хәзер восстание кубарам!
- Ярар, бар, мунча эчен ыштукатурла, мин аның белән үзем маташырмын, - ди Ләбиб, ул-бу булудан куркып.
Нәсим эчкә кереп, җиңел сулап тәмәке кабызуга ук, Илсур тыштан бүрәнә кага:
- Әй, журналист, кая олактың? Чык әле монда, мин сине почмак өяргә өйрәтәм!
…Кайтып барышлый Нәсим, кан төшкән мускулларын әледән-әле шыгырдатып ала да, авыртудан ыңгырашып куя.
- Әйттем бит мин сиңа, кеше чакырсак, авырга төшәчәк дип, тыңламадың, - дип шелтәли аны Ләбиб.
2007

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading