16+

«Балкыш» сәхнәне балкытты

Шул исемдәге ветераннар җыр фестивале республикада тәүге тапкыр узды. Аны республиканың Ветераннар советы оештырды. Ул башта районнарда үтте. Аннары зоналарда сайлап алынган һәвәскәрләр Казанда йомгаклау концертында катнашты.

«Балкыш» сәхнәне балкытты

Шул исемдәге ветераннар җыр фестивале республикада тәүге тапкыр узды. Аны республиканың Ветераннар советы оештырды. Ул башта районнарда үтте. Аннары зоналарда сайлап алынган һәвәскәрләр Казанда йомгаклау концертында катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге фестиваль турында болай дип белдерде: «Авыл мәдәният йортларын ачып йөргәндә, Президент белән шушындый фестиваль оештыру турында сөйләштек. Бүген ветераннар үзләренең талантларын сәхнәдә күрсәтүне дәвам итсеннәр өчен оештырдык без аны. Фестиваль моннан соң да үткәреләчәк. Чөнки кешегә яхшы пенсия белән бергә аралашу да кирәк». Фәрит Хәйрулла улы кайбер районнарның ветераннар советы рәисләренә һәм гомер буе үзләренә җырны юлдаш иткән ветераннарга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Сәхнәдә берсеннән- берсе оста җырчыларны һәвәскәрләр генә димәссең. Чүпрәледән Әлфия Яхиева (рәсемдә), Мамадыштан Гөлнәзирә Талипова (рәсемдә), Ольга Петухова, Актаныштан Робсон Мусин кебек җырчыларны тыңлап туймаслык. Халкыбызның озын көйләрен тын да алмыйча башкаралар. Ветераннар хорлары һәм ансамбльләр чыгышы да кызыклы иде.
Арчадан Халидә Газизова районда фестивальләрдә еш катнашкан. Балачактан халык җырларын җырлап үскән ул. Әтисенең, моңлы кеше бәхетсез була, дигән сүзенә карап, сәнгать юлын сайламаган. Әлеге фестиваль үткәрелүенә шатлануын да белдерде Халидә ханым. «Пенсиягә чыккач, кеше үзен бәхетсез итеп саный башлый. Өйдәге мәшәкатькә чума. Мин һәрвакыт җырлап йөрим. Җыр авыртуларны да оныттыра. Әти-әнием дә җырларга яратты».
Әлеге фестиваль хакында үз фикерләре белән жюри әгъзалары да уртаклашты.
Рамил Курамшин, Татарстанның халык артисты:
- Ветераннар арасында бик әйбәт тавышлар бар. Әлмәт зонасыннан 83 яшьлек Хәят Галиеваның җырлаганда тавышы да калтырамый. Апастан 91 яшьлек Зиннәт Хәйруллинның «Уракчы җыры»н башкаруы гаҗәеп булды. Ул яшьтә профессиональ җырчылар да җырлый алмый. Без җиде зонада булдык. Һәр зонадан аерым концерт күрсәтергә була. Бездән соңгы буында мондый сәнгать булмаячак дип уйлыйм.
Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты:
- Бу бик кирәкле фестиваль. Катнашучыларның йөзенә карасаң, алар яшәреп киткән сыман. Безгә меңгә якын кешене тыңларга туры килде. Алар ләмләнә башлаган катламнарны күтәрделәр. Казанга бөтен катнашучы да килә алмады, әлбәттә. Без, озак еллар эшләгән җырчылар булсак та, аларга шаккатып, сөенеп утырдык. Кызганыч, залда яшьләр күренмәде. Аларны музыка уку йортларында укучыларга күрсәтәсе иде.
Фестивальдә ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков белән Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов катнашучыларга дипломнар тапшырдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading