16+

БӨКЕ

Агач көрәк белән карандаш очлап булмый. Мөхәммәт Мәһдиев Мин хоккей яратмыйм. Элек ярата идем. СССР чорындагы хоккей бөтенләй бүтән уен иде шул. Идеология дә бүтән иде. СССРны гасабиланып сагынуым түгел... Әмма... бар иде заманнар... Легендар өчлек - Петров, Харламов, Михайлов... Капкада - Третьяк! Көндәшләре кемнәр диген - Канаданың «башкисәрләре»! Алка...

БӨКЕ

Агач көрәк белән карандаш очлап булмый. Мөхәммәт Мәһдиев Мин хоккей яратмыйм. Элек ярата идем. СССР чорындагы хоккей бөтенләй бүтән уен иде шул. Идеология дә бүтән иде. СССРны гасабиланып сагынуым түгел... Әмма... бар иде заманнар... Легендар өчлек - Петров, Харламов, Михайлов... Капкада - Третьяк! Көндәшләре кемнәр диген - Канаданың «башкисәрләре»! Алка...

Агач көрәк белән карандаш очлап булмый.
Мөхәммәт Мәһдиев

Мин хоккей яратмыйм. Элек ярата идем. СССР чорындагы хоккей бөтенләй бүтән уен иде шул. Идеология дә бүтән иде. СССРны гасабиланып сагынуым түгел... Әмма... бар иде заманнар... Легендар өчлек - Петров, Харламов, Михайлов... Капкада - Третьяк! Көндәшләре кемнәр диген - Канаданың «башкисәрләре»! Алка өчен тартыш каты бара. Тегеләр дә, безнекеләр дә хутлы уйный... Менә алка Харламов кәшәкәсенә килеп сыланды... Шулвакыт... Го-о-ол!
Элек шулай иде. Элек бүтән идеология иде. Хәзер мин хоккей карамыйм. Футболны да яратмыйм. Ниндидер чит кавем кешесенә көч биреп, борчылып утырырга... Тилебәрән орлыгы ашамадым бит әле мин. Җәһәннәм читеннән үк килгән ул кыйммәтле адәм урынында берәр милләттәшем, һич югы Татарстанымда туып үскән башка бер халык вәкиле булса... Анысы икенче мәсьәлә. Татарстан уенчыларыннан гына торган команда да булса... Ул чакта команданың ата фанатигы булыр идем.
Юк, яратмыйм хәзерге хоккей белән футболны. Яратмавымның тагын бер сәбәбе бар. Сигез мең кеше сыйдырышлы хоккей аренасы урнашкан сарайга каршы йортта яшим мин. Әлеге сарай турысындагы юлда болай да көн саен бөке, кем әйтмешли, машиналар тыгылышы. Хоккей булган көнне - мәхшәрнең дә мәхшәре. Үзем инде ничә кат шаһит булдым: бөке аркасында барасы җиргә - бара, кайтасы җиргә кайта алмыйча әллә никадәр вакыт сарыф иттем, күпме нервым бетте, көч-хәл белән өйгә кайтып кергәч, бер гаепсез хатынга күтәрелеп бәрелүләрем...
Мин әйтәм, әгәр шушы тирәдә яшәүче берәрсенең (икәвенең, өчәвенең...) фатирында көтмәгәндә бәла-каза булса яисә кемнәргәдер кичектергесез «Ашыгыч ярдәм» кирәк ди... Аллам сакласын!
Беркөнне (7 октябрь кичендә) «УНИКС»та узган юмор кичәсендә чыгыш ясадым. Мин машинамда кузгалып кайтырга чыкканда кичке җиде тирәсе иде. Юлда үтүче-сүтүче машиналар бөтенләй юк диярлек. Тиз кайтып җиттем Чистай урамындагы йортыбызга. Тик... Хатын бик күңелсез хәбәр белән каршы алды: бер район үзәгендә яшәүче якын кешебезне бик яман кыйнаганнар һәм аны үз машинасының багажнигына салып каядыр алып киткәннәр. Туганыбызның хатыны кабат шалтырата, нишләргә белми, елый, кычкыра, тизрәк кайтыгыз, ди. Авыру улыбызны, көч-хәл белән көйләп-җайлап киендереп, машинага утыртып, кайтыр юлга кузгалдык. Кузгалдык кузгалуын... Вәләкин, урамга чыгалмыйча, ишегалдында ук туктап калдык. Бәрелеш-мазар булгандыр, дип уйлап, бөтенләй икенче тарафка борылырга уйладым - анда да шул хәл. Өченче юлдан да үтәсе түгел. Дүртенчесеннән дә... Нәрсә соң бу, дип, хатынга карыйм. «Димәк, хоккей әле генә беткән!» - ди хатын. Минем ышанасы килми. Әле генә кайттым бит, - мәйтәм, - урам буп-буш иде, дим. Ул арада «Татар радиосы» ди-джее, хоккей тәмамланганын хәбәр итеп, хатынымның сүзләрен җөпләп куя. Кыскасы, анда бәрелә, монда сугыла торгач, ниһаять, өченче дамба аша Саба тарафына илтә торган чатка килеп чыктык. Элек унике-унбиш минутта узасы араны, хоккей карап чыгучылар тудырган тыгылыш (бөке, ягъни) аркасында, сәгать тә җиде минутта үтәргә туры килде...
...Әле менә өченче дамбадан ерак түгел генә урында 40 меңнән артык кеше сыйдырышлы алагаем стадион төзелеп бетеп килә... Бөкеләрдә рәхәт чигәселәр бар әле...
Ә бит шәһәр уртасындагы бу стадионны һәм арена-мәйданны, шулар ише башка зур спорт комплексларын башкалабыздан читтә, әйтик, Биектау ягында, автоузышлар уза торган тарафта төзесәләр, аеруча отышлы булган булыр иде кебек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading