16+

«Бу килү аеруча җаваплы»

Соңгы елларда М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры белән камаллыларның ике елга бер мәртәбә гастрольләр алмашуы күркәм гадәткә әйләнде.

«Бу килү аеруча җаваплы»

Соңгы елларда М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры белән камаллыларның ике елга бер мәртәбә гастрольләр алмашуы күркәм гадәткә әйләнде.

- Безнең бу гастрольләр аеруча җаваплы, - ди Башкорт дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәк­чесе Олег Ханов. Ике театрда элекке артистлардан калган гадәт буенча актерлар арасындагы үзара дуслыкның дәвам итүен дә җиткерде ул. Коллектив гастрольләрен Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход» әсәре белән ачып җибәрә. Аны литва режиссеры сәх­нәләштергән. Җитәкчеләр­нең әлеге авторның әсәрен куярга тәкъдим итүе дә очраклы түгел. Беренче мәр­тәбә наркомания темасын, манкортлыкны күтәреп чыккан язучыларның берсе ул. Бу театр классикадан беркайчан да читләшмәде. Киләчәктә дә М.Гафуриның «Кара йөзләр», В.Шекспирның «Гамлет» әсәрләрен сәхнәләштерергә уйлыйлар. Рудольф Нуриев турындагы спектакль Айрат Абушахманов тарафыннан куелган. Бу юлы «Бәхет хакы» дигән музыкаль мелодрамада кү­ренекле артистлар Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаровның уйнавын да күрергә мөмкин булачак. Спектакльләр 18 апрельдән 23енә хәтле уза. Сәнгать җитәкчесе киләчәктә Фәрит Бикчәнтәевне чакыртып, берәр спектакль сәхнә­ләш­терергә уйлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading