16+

Халкыбызның батыр улына – машина

Сәхнәне балкытып торган көләч йөзле, мөлаем бу артист үзенең 75 яшен тутырды дигәнгә беркемнең дә ышанасы килми. Әнә «Зәңгәр шәл» спектаклендәге Шәйхи карт ролендә генә үзенең өлкән яшьтә икәненә ышандырды ул көнне Ринат Таҗетдинов.

Халкыбызның батыр улына – машина

Сәхнәне балкытып торган көләч йөзле, мөлаем бу артист үзенең 75 яшен тутырды дигәнгә беркемнең дә ышанасы килми. Әнә «Зәңгәр шәл» спектаклендәге Шәйхи карт ролендә генә үзенең өлкән яшьтә икәненә ышандырды ул көнне Ринат Таҗетдинов.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновның гомер бәйрәме Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтте.
Татарстан Президентының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев юбилярны тәбрикләгәндә: «Артист гомерен гади кеше тормышы белән чагыштыра торган түгел. Ул төрле язмышларны үз йөрәге аша үткәрә. Ринат - халкыбызның батыр улы. Идегәйне, Кол Галине, Мусаны уйнаган егет ул», - дип белдерде. Минтимер Шәрип улы Ринат Таҗетдиновка Президентның Рәхмәт хатын һәм машина ачкычы тапшырды. Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев артистны татар сәхнәсенең, мәдәниятенең таҗы дип атады һәм үзенең котлавын шигъри юллары аша да җиткерде.
Р.Таҗетдиновны Татарстан, Башкортстан, Оренбург һәм Чуашстан театрлары да котларга килде. Щепкинчылар исеменнән халык язучысы Рабит Батулла кызыклы яшьлек хатирәләре белән уртаклашты. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев 5 нче сыйныфта укыганда Ринат абыйның улы булып уйнавын һәм аңардан соң Театр әһелләре берлеген җитәкли башлавын да әйтеп узды. «Мин Сезнең йөзегезгә кызыллык китермәдем... Театрны ярату гына аз. Анда эшләргә кирәк. Сез бөтен тормышыгызны илгә багышладыгыз», - диде ул.
Актерның якташлары да аның белән горурлануларын белдерделәр.
Театр директоры Илфир Якупов Ринат Таҗетдиновны театрның алтын баганаларының берсе дип юкка гына атамагандыр. Юбиляр халык мәхәббәтен ул көнне кабат тоеп-сизеп утырды. Шуңа күрә дә үзенең рәхмәт хисләрен тамашачыга җиткерде ул. Артистны Салават Фәтхетдинов, Искәндәр Биктаһиров, Айгөл Хәйри, Илсаф кебек сәхнә осталары җыр аша тәбрикләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading