16+

Халык театрларын югалтмыйк

Башкалабызда 6 ноябрьдән халык театрларының XIII төбәкара «Идел-йорт» фестиваленең йомгаклау туры башлана. Шул уңайдан Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә оештыручылар, жюри әгъзалары үзләренең фикерләре белән уртаклашты.

Халык театрларын югалтмыйк

Башкалабызда 6 ноябрьдән халык театрларының XIII төбәкара «Идел-йорт» фестиваленең йомгаклау туры башлана. Шул уңайдан Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә оештыручылар, жюри әгъзалары үзләренең фикерләре белән уртаклашты.

Традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең халык театрлары белән эшләү бүлеге белгече режиссер Камил Саттаров белдергәнчә, әлеге фестиваль кысаларында узган «Иделкәем» конкурсында быел шактый коллектив катнашты. Алар арасында беренче урынга Казанның 149 нчы лицей укучылары коллективы лаек булды. Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры артисты Фирнат Насыйбуллин балалар белән
Т. Миңнуллинның «Иптәш командир» дигән әсәрен сәхнәләштерде.
Жюри әгъзалары, сигез төбәктә 45 спектакль караганнан соң, 21ен Казанда йомгаклау турында күрсәтергә лаек дип тапты. Быел киләсе районнар арасында Чүпрәле, Балтач, Тукай һәм Буа беренче мәртәбә катнаша.
Мәдәният министрлыгының идарә эшләре башлыгы Кадрия Идрисова халык театрларының күпләр тотынырга батырчылык итмәгән «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куярга алынуларын хуплады. Быел үзләренең «Әкият» курчак театры белән берлектә эшләүләрен дә җиткерде Кадрия Рәис кызы. Киләчәктә курчак театрлары спектакльләрен куюны балалар бакчаларыннан башларга кирәклеген дә әйтте ул.
Быел да театрларны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров җитәкчелегендәге жюри бәяләячәк. Ул халык театрларының эше елдан-ел яңа якка үзгәрүен билгеләп үтте һәм халык театрларын югалтмаска кирәк, дигән фикерен җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading