16+

Халык яраткан спектакльләрен алып килделәр

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры әле шушы арада гына Уфадан гастрольләрдән кайтты. Алар башкалабыздагы гастрольләрен төрек язучысы Т.Җүҗәноглуның «Ташкын» спектакле белән ачып җибәрде. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында алар тамашачы хозурына өч спектакль тәкъдим итә. Гастрольләре уңаеннан, минзәләлеләр журналистлар белән дә очрашты. Театр директоры...

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры әле шушы арада гына Уфадан гастрольләрдән кайтты. Алар башкалабыздагы гастрольләрен төрек язучысы Т.Җүҗәноглуның «Ташкын» спектакле белән ачып җибәрде. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында алар тамашачы хозурына өч спектакль тәкъдим итә. Гастрольләре уңаеннан, минзәләлеләр журналистлар белән дә очрашты.
Театр директоры Роберт Шәймәрдәнов әйтүенчә, бирегә алып килгән «Мулла» спектаклен Мәскәүдә дә яратып калганнар. Элек Мулланы уйнаган Нур Хөсәенов Актаныш районының Суксу авылына чын мулла булып киткән. Аның урынында бү­ген Ильяс Закиров дигән талантлы артист уйный. Әлеге спектакль режиссер Дамир Самерхановның диплом спектакле генә булуга карамастан, бик җитди, тамашачы яратырлык итеп куелган. Ул 17 апрельдә күрсәтеләчәк. Коллективның яртысы җырчылар булганлыктан, музыкаль әсәрләр сәхнә­ләштерүләре очраклы түгел. Әнә шундыйлардан Әхәт Гаффарның «Бер картлыкта, бер яшьлектә» дигән спектакле озак еллар репертуардан төшмәгән. Аны халык яратканга күрә, кабат сәхнәгә менгергәннәр. 15 апрельдә куелган «Ташкын» спектакле белән коллектив Самарада һәм Төркиядә узачак театр фестивальләренә барырга җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading