16+

«Халыктан түбән төшәргә ярамый»

«Без - түбәннән күтәрелгән театр, - дип башлады үзенең сүзен режиссер Рөстәм Галиев журналистлар белән очрашуда. - Үз юлыбызны урам театры булып башладык. Авырлык белән үссәк тә, акча кытлыгына карамыйча, үз репертуарыбызны ныгыттык».

«Халыктан түбән төшәргә ярамый»

«Без - түбәннән күтәрелгән театр, - дип башлады үзенең сүзен режиссер Рөстәм Галиев журналистлар белән очрашуда. - Үз юлыбызны урам театры булып башладык. Авырлык белән үссәк тә, акча кытлыгына карамыйча, үз репертуарыбызны ныгыттык».

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев театрга Туфан Миңнуллин исеме бирелүне табигый хәл дип саный. Ни өчен дигәндә, драматургның күп әсәрләре биредә куелды. Театр белгече Нияз Игъламовның бу театрга хөрмәте бигрәк тә Һ.Такташның «Җир уллары» трагедиясен куйганнан соң башланган. Р.Галиевнең беренчеләрдән булып шигъри формадагы әсәрләргә, җитди драматургиягә игътибар итүен дә әйтте ул.
Спектакльләренең озак еллар репертуардан төшмәвенең серен Рөстәм Галиев болай дип аңлатты: «Мин беркем белән дә көрәшмим, бернинди сәясәт тә алып бармыйм. Без тамашачының җанын аңлаганга күрә, спектакльләребезне яраталар. Халыктан түбән төшәргә дә, югары күтәрелергә дә ярамый. Т. Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» спектакле унсигез ел буе сәхнәдән төшмәде. «Яшьлек белән очрашу»да кем генә үзенең еракта калган яшьлеген искә төшереп утырмый икән. Иң элек спектакль куйганчы режиссерга, артистка эшләргә материал бармы, аны тамашачы карый алырмы? Мин шул хакта уйланам. Кайбер пьесаларны укып чыккач оялам да». Р.Галиев үзләрендә, башка режиссерлар чакыртып, экспериментлар үткәрү ягында түгел, чөнки бүгенге көндә читтән режиссер чакыртып куйдыру йөзәр мең сумга төшә. «Әгәр милләтнең гореф-гадәтләрен, иманын казып чыгаручы режиссер булса, каршы килмәс идем», - ди ул. Хәер, моннан берничә еллар элек ул куйган «Җилкәнсезләр» дә эксперимент рәвешендә иде бит.
Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма һәм комедия театрында яшьләр дә бик яратып иҗади тормыш белән яши. Яшь актер Юрий Павлов балалар өчен спектакльләр куя башлаган. Театр күп кенә фестивальләрдә катнашып җиңүләр яулады.
Коллектив 15-17 февральдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Туфан абыйның соңгы әсәре булган «Нәзер», А.Гыйләҗевнең «Яра», А.Ивановның «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» спектакльләрен күрсәтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading