16+

Җиңү көненә – җиңүче

Җырчы Альбина АПАНАЕВАга көмәнлелек чоры икеләтә килеште. Үзенә күрә бер нурлылык, мөлаемлык иң­гән булачак әни иркә­ләнеп диванда кырын ятмый - иҗаты да, музыка мәк­­тәбендәге мө­галлимлек эше дә гөр­ләп бара аның. Беренче тапкыр әни булырга җыенган Альбинаның иҗади яңалыгы да саллы - биш еллык тәнә­фестән соң ул үз тамашачысына «Си­нең мәхәб­бәтең»...

- Альбина, татарда бәби туганчы булачак әнинең авырына да туры карап сөйләшү ят нәрсә. Мин ин­де, журналистлыкны сәбәп итеп, бәләкәчнең кайчан туарга тиешлеген сорап шалтыратам.
- Җиңү бәйрәмнәренә туры килергә тиеш. Баланың җенесен дә беләм, анысы синең колакка гына, яме...
- Минем синең балага узуыңны белгән көнгә әй­ләнеп кайтасым килә - яңа­лыкны иң беренче кем белән бүлештең?
- Мин музыка мәк­тә­бендә укытам, безнең ел да мәҗбүри төстә медицина күзәтүе үтәсе. Көтел­гән нарасый булса да, әлеге яңалыкны табиблар теленнән ишеткәч, бераз каушадым. Бәхет ишелеп төште! Ул вакытта ирем Рафаэль Уфада иде әле, аңа телефоннан әй­тәсем килмәде. Үзем Уфага баргач, күзенә карап әйт­тем. Ул да дулкынланып кабул итте.
- Бәбине табачак бала тудыру йортын тәгаенләдеңме әле?
- Кайсы бала тудыру йорты икәнен әйтәсем килми, әмма барып килешү төзеп кайттым. Исән-имин табарга язсын инде, аннан бәби чәенә чакырырмын, Алла теләсә.
Без дә шул теләктә ка­лабыз, Альбина. Ходай ярдәменнән ташламасын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading