16+

«Иң мөһиме – сине тану түгел, ә җырларыңны яратулары»

Бүген күп кенә яшь «йолдызлар»ны, җырлый белмиләр, дип тәнкыйтьләргә яратабыз. Әмма барысын да бер үлчәүгә салырга ярамый. Араларында тамашачы күңелен үзләренең матур, күңелгә үтеп керә алырлык тавышлары белән яулап алган яшь йолдызларыбыз да җитәрлек. Шуларның берсе - нәфис тавышлы, тамашачы күңелен яулап алган яшь җырчы кызыбыз Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА.

- Резеда, яшь җырчы буларак, үзең белән якыннанрак таныштырып үтсәң иде...
- Мин үзем Норлат якларыннан булам. Миңа карата «җырчы» сүзен куллану белән мин әлегә килешеп бетмәс идем. Ни өчен дисезме? Чөнки минем өчен җырчы ул Әлфия апа Авзалова һәм Илһам ага Шакиров. Үзем исә бары тик җырны, моңны яратучы яшь кыз.
- Аңлавымча, син Казанда укыйсың...
- Әйе, бүгенге көндә мин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының сынлы сәнгать һәм дизайн факультетында белем алам.
- Бүген синең «Тик син» дигән җырың бик популяр: күпләр ишетеп белә, чөнки аны радиодан еш яңгыраталар, интернет челтәреннән дә табып була. Аның авторлары кем?
- Бу җырның авторлары Вадим Фәтхинуров һәм Диләрә Сәрвәретдинова. Ул минем репертуардагы иң яраткан җырларымның берсе.
- Фирдүс Тямаев белән бергә эшләп, концертлар куеп йөрүегез турында да бер-ике сүз әйтеп китсәң иде...
- Фирдүс белән эшли башлавыма 1 ел була инде. Зур сәхнәгә иң беренче адымнарымны нәкъ менә аның концертларында ясадым. Үзебезнең төркемебезне оештырдык. Төркемебез бик дус һәм кызыклы.
- Җәмәгать урыннарында үзеңне таныйлармы?
- Минем өчен иң мөһиме - сине тану түгел, ә тамашачы күңеленә үтеп керә алу, җырларыңны яратып тыңлаулары.
- Бүгенге татар җырына, татар моңына карата фикерең... Аның киләчәге бар дип уйлыйсыңмы?
- Без бит яшьләр, димәк, киләчәк үзебездән тора - ул безнең кулларда. Әгәр дә без татар халык җырларын, үзебезнең татар моңын онытмасак, җырласак, аны һәрдаим танытып торсак, татар моңының киләчәге аяз күктәй якты булыр дип уйлым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading