16+

“Тәртип” радиосы яңа сезонны яңа тапшыру белән ачып җибәрә

Халыкның күңелен яулап өлгергән “Тәртип” радиосы яңа сезонны яңа тапшыру белән ачып җибәрде. 1 сентябрьдән иртәнге эфирда “Тәртипле иртә” тапшыруы чыга башлады. Аның алып баручылары - “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева һәм танылган журналист Илфат Фәйзрахманов.

“Тәртип” радиосы яңа сезонны яңа тапшыру белән ачып җибәрә

Халыкның күңелен яулап өлгергән “Тәртип” радиосы яңа сезонны яңа тапшыру белән ачып җибәрде. 1 сентябрьдән иртәнге эфирда “Тәртипле иртә” тапшыруы чыга башлады. Аның алып баручылары - “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева һәм танылган журналист Илфат Фәйзрахманов.

“Тәртип” радиосының FM ешлыгында мөстәкыйль рәвештә кабат эшли башлавына бер ел тулган.
“Тәртип” радиосының кире кайтуы татар халкы өчен зур вакыйга булды. Моның өчен Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка зур рәхмәт. Аның кушуы нигезендә эшләнелгән зур эш бу. Моннан тыш, ел дәверендә “Тәртип” радиосының заманча җиһазландырылган, бөтен таләпләргә туры китерелгән студиясе булдырылды,” - дип,  “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков еллык эшчәнлеккә күзәтү ясады.

“Әлеге радионы хәзер Казанда гына түгел, Чаллы, Түбән Кама, Зәй шәһәрләрендә дә тыңлый алалар. Алай гына да түгел, махсус кушымта аша теләсә кайсы илдә тыңлау мөмкинлеге бар.

Берничә көн элек мин үзем дә “Тәртип” радиосында кунакта булдым. “Тәртип” радиосында туры эфирда катнашу бик күңелле, рәхәт тойгы.

Аңлавымча, “Тәртип” радиосы әле бу тапшыру белән генә тукталырга җыенмый. Аларның иҗади программалары бик бай,” - диде Шамил Садыйков.

Иртәнге эфир күпләр тыңлап үскән чыбыклы радионың иң матур үрнәкләрендә оештырылган. Алып баручылар актуаль темаларга фикер алышуны тыңлаучылар белән җанлы аралашуга, алардан килгән хатларны укуга, әдәби мизгелләргә үреп бара. Көн саен студиядә күренекле шәхесләр, үз эшләренең осталары чакырыла.

 “Тәртипле иртә” тапшыруы эш көннәрендә 7.00-10.00 сәгатьләрдә чыга. Җанлы өлеше – 8.00-10.00 сәгатьләрдә.

Яңа сезонның тагы бер яңалыгы – “Яңалыклар” тапшыруы. Тыңлаучылар бу ике тапшыруны бик көткән. Ниһаять, “Тәртип” радиосы бу зур максатларны тормышка ашырды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ин соенечлесе анын, Илфат Фэйзрахмановнын тавышын ишету жэмэгать!!! Урааа ???, диеп кычкырасы килэ хэтта!

    Мөһим

    loading