16+

Искән җилләр көенә

Зөлфәт Хәким әсәре буенча Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган премьера әнә шулай дип атала.

Искән җилләр көенә

Зөлфәт Хәким әсәре буенча Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган премьера әнә шулай дип атала.

Спектакль пәрдә ачылуга мәхәббәт мизгелләреннән башланып китә. Рамай Резидәгә гашыйк. Кыз Рафаэльнең машинасы булуыннан файдаланып, шәһәргә аның белән генә бара. Әнисенең иркә малае булып йөргән Рамайны бу чыгырыннан чыгара. Башта үзен армиядән калдырсалар да, соңыннан җавапсыз мәхәббәт хисләре белән янган егет хезмәт итәргә китеп бара. Парашют белән сикергәндә, искән җилләр аны Украинага бер татар гаиләсенең җиренә китереп төшерә. Аларның кызлары Фәнисә белән очрашу аңа Резидәсен дә оныттыра. Кыз украин егете Стас белән очрашып йөри. Аларның әтиләре дә якын дуслар. Фәнисәне яратуы хакына егет хәтта татарча сөйләшергә дә өйрәнгән.
Автор әлеге романтик комедиядә мәхәббәт, гаилә мөнәсәбәтләре, татар халкының сибелеп яшәве, бүгенге армия проблемаларына кагылган. Сәхнә бизәлеше әллә каян үзенә җәлеп итә. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Наилә Ибраһимова, Илдар Хәйруллин уеннарын тамашачы аеруча яратып кабул итте. Нәфисә Хәйруллина, Эмиль Талипов, Раил Шәмсуаров кебек яшь актерлар үз рольләрен күңел биреп, тырышып уйнадылар. Ришат Әхмәдуллин үзенең осталыгын җырлы рольдә күрсәтте. Егетләрнең һәркайсы шаян, ут чәчеп тора.
Спектакльне сәхнәгә яшь режиссер Лилия Әхмәтова куйган. Премьераны караганда уйланып, борчылып утырмыйсың, ә геройлар язмышын елмаеп күзәтәсең.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading