16+

Исән булса, якташларына рәхмәт әйтер иде

Җир йөзендә яшәгәндә үзеннән соң тирән эз калдырган шәхесләрне олылый беләләр икән, андый кешеләрнең үзләренә карата да хөрмәт уяна.

Исән булса, якташларына рәхмәт әйтер иде

Җир йөзендә яшәгәндә үзеннән соң тирән эз калдырган шәхесләрне олылый беләләр икән, андый кешеләрнең үзләренә карата да хөрмәт уяна.

Шушы көннәрдә Кама Тамагы муниципаль районының Бәрлегуҗа авылында якташлары күренекле баянчы Рәис Сафиуллинны искә алдылар. Бу юлы аның истәлегенә район күләмендә гармунчылар конкурсы үткәрелде. Оештыручылар мәйдан янына Рәис абыйның гомер мизгелләрен чагылдырган стенд та ясап куйганнар.
Менә мәйдан алдына бер-бер артлы гармуннарын сыздырып ир-егетләр чыга. Район авылларыннан килгән 25 гармунчы арасында төрле буын вәкилләре бар. 76 яшьлек Хәкимулла Шиһабиев биредә иң өлкәннәрнең берсе. 10 яшеннән үк кулына гармун алган ул. Сугыш чорында кызлар кич утырганда аларның күңелләрен ачтырган. Бүген аның кулыннан гармун төшми. Оныкларын биетеп-җырлатырга ярата.
Хәмит Кәримов әлеге һөнәргә алты яшендә үк өйрәнгән. Гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән. Күптән түгел Казанда үткән «Балкыш» конкурсының дипломанты да булган. Гармуннан тыш ул сандугач, күке һәм теләсә нинди җан иясе тавышларын чыгарып халыкны таң калдыра.
Айдар Айтуганов исә районда почта бүлеге җитәкчесе булып эшләсә дә, чын сәнгать кешесе. Теләге булгач, 10 яшендә үк клуб гармунын өенә алып кайтып уйнарга өйрәнгән. Казан дәүләт педагогия университетының физика-математика факультетында укыганда да төрле мәдәни чараларда катнаша ул. Айдар оста итеп җырлый да, көйләр дә яза.
Катнашучылар арасында Дания Исмәгыйлева бердәнбер хатын-кыз иде. Ул Бәрлегуҗада озак еллар клуб мөдире булып эшләгән. Балачактан гаиләдәге дүрт бала да гармун моңнарына уралып үсә. Яшьлек елларында ире Мөнәвир белән дә гармунчылар конкурсында танышып, матур гомер кичергәннәр. Әмма моннан ике ел элек ире гүр иясе булганнан соң, гармун аның аерылгысыз юлдашына әйләнгән. «Моңланып кулыма гармун алмаган көнем юк», - ди ул, аны юксынып.
Гармунчыларның чыгышын бәяләргә күренекле баянчы, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин белән композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин кайтты. Ниһаять, дулкынландыргыч мизгелләр якынлашты. Районнан Рамил Шәймәрдәнов конкурсның гран-приена ия булды. Рамил гомер буе эчке эшләр органнарында хезмәт куйган. Быелгы Ф.Туишев исемендәге конкурс лауреаты ул. Беренче урын Бәрлегуҗадан Габдулла Хәмидуллинга, икенче һәм өченче урыннар Хәмит Гафуров белән Илгиз Гыйльмуллинга бирелде.
Билгеле инде, район җитәкчеләренең хәер-фатихасыннан башка мондый бәйрәмнәрне үткәреп булмас иде. Муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльметдинов бәйрәмдә катнашучыларга изге теләкләрен ирештерде. Әлеге чараны оештыру яшьләрне җәлеп итү өчен кирәк, дип саный ул. Районда авыл көннәре үткәрү дә күркәм гадәткә әйләнгән. Август аенда Туфан Миңнуллин истәлегенә театр фестивале үткәрүне дә күздә тоталар.
Җирле үзидарә башлыгы Эдуард Байдамшин үз авылларына багышлап җыр язуларын теләгән. Аның сүзләрен иҗат иткән Дания Дәминова бу бәйрәмдә җырын да яңгыратты. Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты каршындагы «Гөлләр» ансамбле дә авыл халкының күңелен күтәрде. Киләчәктә Эдуард әфәнде Рәис абыйның туган көнендә елга буена агачлар утыртып, ял урыны ясарга исәпләп тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading